Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрле чыганакларда Әбдерәшитов исеме белән билгеле. 1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл халкы 1878 – 1879 елгы татар крәстияннәре чуалышында актив катнашалар.

1830 елда иске мәчет урынына яңа мәчет төзелә (1937 елга кадәр эшли).

XX йөз башында авылда мәктәп (1886 елда 20 ир бала, 1895 елда – 40 ир бала укый), мәдрәсә (1916 елда), 2 җил тегермәне, 3 вак-төяк кибете була.

Авылның имана җире 1367 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Яңа Үргәгар авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда колхоз оештырыла,1957 елда эреләндерелгән “Актай” совхозына керә, 1988 елдан “Үргәгар” совхозы үзәк утары була. 1998 – 2003 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Үргәгар” кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда авылда яңа бинада башлангыч мәктәп, 1937 елда җидееллык (сыйныфларның бер өлеше элеккеге мәчет бинасында урнаша), 1961 елда – сигезьеллык, 1990 елда – урта (2003 елда яңа бина төзелә), 2013 елда – тулы булмаган урта, 2015 елда – башлангыч мәктәп ачыла (Н.Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе филиалы).

1950 – 1983 елларда мәктәп директоры булып РСФСРның атказанган укытучысы М.Х.Гатауллин эшли.

Авылда балалар бакчасы (1980 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

З.Г.Исхаков (1908 – 1958 еллар) – гвардия полковнигы, һава десанты полкы командиры, Советлар Союзы Герое, Ленин ордены, Кызыл Байрак (ике тапкыр), II нче дәрәҗә Суворов, Александр Невский, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 795,
1897 елда – 1041,
1908 елда – 938,
1920 елда – 1129,
1926 елда – 899,
1938 елда – 698,
1949 елда – 447,
1958 елда – 435,
1970 елда – 445,
1979 елда – 345,
1989 елда – 240,
2002 елда – 219,
 2015 елда – 206 кеше (татарлар).