- РУС
- ТАТ
Казанда беренче музыка мәктәпләре XIX йөз ахырында ачыла башлый, ул вакытта шәһәр халкы арасында музыка белеменең иҗтимагый формаларына омтылыш көчәя. Болар шәһәрнең танылган музыкантлары тырышлыгы белән ачылган түләүле хосусый уку йортлары була; аларның һәрберсе үз программасын тәкъдим итә һәм дәресләр алып барылырга тиешле белгечлекләр исемлеген билгели. Мәктәпләрдә күпчелекне пианино буенча укучылар алып тора. Шулай ук оркестр уен кораллары һәм җыр бүлекләре була. Укырга керүчеләр өчен яшь ягыннан катгый таләп куелмый. Укучылар саны күп булса да, аларның барысы да уку йортларын тәмамламый. XIX йөздә Казанда Л.К.Новицкий (1870–1882 елларда эшли), В.Н.Пасхалов (бушлай, 1881–1884), А.Орлов-Соколовский (1886–1891) музыка мәктәпләре аеруча таныла.
Казан музыка белеме бирү тарихында Р.А.Гуммерт мәктәбе сизелерлек эз калдыра (1891–1904 елларда эшли); аның җирлегендә Казан музыка училищесе ачыла (1904).
Музыка училищесе уку планында башта 9 еллык укыту курслары күздә тотыла, нигездә, мәктәп аның структурасына кертелә, чөнки 3 еллык башлангыч һәм урта белем курслары программа таләпләре буенча хәзерге заман музыка мәктәпләренә якыная. 1919 елда музыка училищесе җирлегендә ике баскычлы Дәүләт музыка мәктәпләре ачыла, аны Петроград консерваториясен тәмамлаган Р.Поляков җитәкли; программа музыка белеме бирүнең мәктәп дәрәҗәсен генә түгел, хәтта училище дәрәҗәсен дә колачлый.
Музыка уку йортларының күпкырлы үзгәрешләре барышында ике баскычлы Дәүләт музыка мәктәпләре һәм Шәрекъ консерваториясе Шәрекъ музыка техникумына берләштерелә һәм шуның нигезендә 1 нче баскыч музыка мәктәпләре оеша. Укыту планы укучыларны төрле яклап үстерүгә юнәлтелә (уен коралларында уйнау, ритмика, хор, музыка тыңлау). 1924 елда, матди кыенлыклар сәбәпле, чираттагы үзгәрешләр була, Шәрекъ музыка техникумының өчьеллык музыка мәктәпләре 15 яшькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр (яшь ягыннан чикләнмәгән) өчен ике бүлектән торган икееллык студия итеп үзгәртелә. 1925 елның мартыннан студиядә яңадан өчьеллык укыту кертелә.
1917 елдан соң гомуми музыка белеме бирү учреждениеләре челтәре оештырыла башлый. Хезмәт ияләренә — өлкәннәргә һәм яшүсмерләргә башлангыч музыка белеме бирү максаты белән завод һәм фабрикалар каршында музыка мәктәпләре ачыла. 1919 елда Казанда 4 халык мәктәбе була (Постаучылар бистәсендә, Крестовниковлар заводы каршында — Пләтән бистәсендә, Алафузовлар заводлары каршында — Адмиралтейство бистәсендә һәм Дары заводы каршында), 1920/21 уку елына аларның саны 6 га җитә. Шул ук максат белән Буа шәһәрендә (1918) музыка студиясен ачу күздә тотыла, С.Сәйдәшев тәкъдиме белән Чистай шәһәрендә (1918) фортепиано, скрипка, җыр һәм музыка теорияләре класслары буенча музыка курслары булдырыла.
Казанда С.Гепнер җитәкләгән Р.Гуммерт исемендәге (1925–1929) 1 нче баскыч музыка мәктәпләре киң таныла, ул 2 бүлектән тора: балалар өчен 1 нче баскыч мәктәбе һәм өлкәннәр өчен курслар. Укыту ике белгечлек (фортепиано һәм җыр) буенча алып барыла; укучылар саны 150 гә җитә. 1926 елның көзеннән мәктәп каршында Елга аръягы бүлеге һәм балалар музыка бакчасы ачыла. Мәктәп мәгърифәт эшчәнлеге (эшчеләр һәм гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары өчен концертлар) алып бара.
1930 елда республикада башлангыч музыка белеме системасы тагын да максатчанрак үсеш ала. 1932 елда Казанда 1 нче балалар музыка мәктәбе (БММ) һәм аның 2 филиалы (алдагы елларда 2 нче, 3 нче БММ), 1936 елда тагын бер филиалы ачыла һәм 1948 елда аның җирлегендә 4 нче БММ оеша. Шуннан соңгы унъеллыкларда музыка мәктәпләренең саны шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да артканнан-арта бара. 2013 елга Татарстанда ТР Мәдәният министрлыгы системасында 84 балалар музыка мәктәпләре һәм музыка бүлекләре белән сәнгать мәктәпләре (шул исәптән 19 ы авыл җирлегендә) исәпләнә, аларда 30 меңнән артык кеше укый.
Музыка мәктәпләре 2 мөһим мәсьәләне: гомуми башлангыч музыка белеме бирүне һәм сәләтле балаларны, профессиональ яктан әзерләп, урта махсус мәдәният һәм сәнгать уку йортларына укырга кертүне хәл итә. 1989 елдан ТР Мәгариф министрлыгы системасында балалар музыка мәктәпләре челтәре киң җәелеп китә, аның эшчәнлеге, башлыча, мәктәп укучыларын музыкаль-эстетик яктан тәрбияләүне күздә тота. 2013 елга мондый мәктәпләр саны 40 ка җитә (шуларның 28 е Казанда, 15159 укучы).
XX йөз ахырында музыка мәктәпләре эшчәнлегендәге прогрессив тенденцияләрнең берсе бердәм укыту планнары һәм программалары формасыннан һәр мәктәпнең үзенчә иҗади эшчәнлеккә күчүе була. ТРда музыка белемен үстерүнең 1993 елда кабул ителгән Дәүләт программасына туры китереп, республикада төрле типтагы балалар музыка мәктәпләре эшләп килә: шәһәр музыка мәктәпләре, татар гимназияләре каршындагы гомуми музыкаль тәрбия бирү мәктәпләре, вариатив укыту планы буенча эшләүче авыл музыка мәктәпләре; алар, укытуда һәр баланың индивидуаль сәләтен исәпкә алып, дифференциаль укыту идеясен тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.
Күп кенә мәктәпләр махсуслашкан: малайлар музыка-хор гимназиясе (12 нче БММ), эстрада музыка мәктәпләре (11 нче, 16 нчы БММ), тынлы музыка мәктәпләре (13 нче БММ) һ.б. Соңгы елларда милли музыка белеме системасы киң җәелә. 19 татар музыка мәктәбендә һәм музыка мәктәпләренең татар бүлекләрендә татар халык һәм профессиональ музыкасы тирәнтен өйрәнелә, традицион халык музыка уен коралларында уйнарга өйрәтелә.
Музыка мәктәпләре укучылары Россиядә һәм чит илләрдә (Австрия, Болгария, Германия, Франция, Чехия һ.б.) яшь башкаручыларның күп кенә абруйлы халыкара конкурсларында катнашалар.
Автор — В.М.Спиридонова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.