Эчтәлек

1801 елда Казанда Азия басмаханәсе ачылу белән бер үк вакытта кертелә. Мөселман китапларын фәкать үзенең шәхси рөхсәте белән нәшер иттерүче Оренбург Мөхәммәди дини канун Җыены мөфтие билгеләгән И.И.Хәлфин 1801 елдан цензор итеп куела.

Татар китабы цензурасы 1812 елда Казан университеты каршындагы Цензура комитеты карамагына тапшырыла. 1828 елга кадәр татар китаплары цензоры булып И.И.Хәлфин кала, аннары бу вазифаны татар китапларын бастыруга каршы булмаган шәркыятьче профессорлар: Ф.И.Эрдман (1828–1845), И.Н.Березин (1845–1850), А.К.Казимбәк (1850–1855), И.Ф.Готвальд (1855–1874) башкара. Диния нәзарәте басылган китаплар өстеннән күзәтү оештыра, күп кенә наширләр һәм басмаханә хуҗалары Коръән һәм традицион мөселман әдәбияты текстларындагы хаталар өчен эзәрлекләнүгә дучар була. Диния нәзарәте күзәтчелеге аркасында Г.Курсави, Г.Утыз-Имәни һ.б. фикер ияләренең язмаларын бастыру мөмкин булмый, алар кулъязма хәлендә тарала.

1874 елда Татар китабы цензурасы Санкт-Петербург цензура комитетына тапшырыла, нәшрият һәм басмаханәләрнең цензура үзәгеннән еракта булуы татар әдәбиятын нәшер итү һәм таратуда җитди комачаулыклар тудыра. Комитетта татар китаплары цензорлары профессор-гарәп теле белгече В.Р.Розен (1874–1878), дипломат, гарәп-христиан Ф.Сарруф (1878–1880) (икесенең дә татар телен белүләре шикле), үтә реакцион фикерле, рус һәм чит ил әдәбиятының татар теленә тәрҗемәләрен, татар язучылары әсәрләрен, фәнни-популяр әдәбиятны, дини әсәрләрне бастырып таратуга каршы профессор-тюрколог В.Д.Смирнов (1880–1905) була. 1905 елга кадәр татар вакытлы матбугатын нәшер итүгә рөхсәт бирелмәү, нигездә, Смирновның тоткан позициясенә бәйле була.

1905 елның 11 июлендә Матбугат эшләре буенча баш идарә тарафыннан татар вакытлы матбугаты цензурасы Н.И.Ашмаринга тапшырыла.

Басылып чыкканга кадәрге цензураны 1905 елның 17 октябрь Манифесты гамәлдән чыгара. 1906 елда басылган китаплар һәм вакытлы матбугат өстеннән күзәтчелекне гамәлгә ашыручы Матбугат эшләре буенча Казан вакытлы комитеты оештырыла. 1914 елның 20 июлендә аңа кабат кертелгән хәрби цензура йөкләнә. Комитетның эшчәнлеге Вакытлы хөкүмәтнең 1917 ел 27 апрель карары белән туктатыла, вазифалары Вакытлы хөкүмәтнең губерна комиссарына тапшырыла.

Февраль революциясеннән соң, чынлыкта, татар китапларына цензура булмый.

Әдәбият      

Каримуллин А.Г. Татарская книга начала XX века. К., 1974;

шул ук. Татарская книга пореформенной России. К., 1983;

Габдельганеева Г.Г. Полиграфия и печать в Казанской губернии. 1800–1917 гг. К., 2005.

Авторлар — Г.Г.Габделганиева, Е.В.Липаков