- РУС
- ТАТ
Татарстанның Мамадыш районындагы авыл. Мамадыш шәһәреннән 33 км төньяк-көнбатыштарак, Шыя елгасы (Вятканың уң кушылдыгы) буенда урнашкан
XVII йөзнең икенче яртысыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Сосновый Мыс буларак билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
XX йөз башында авылда мәчет, су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 964,4 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Кабык Күпер волостена керә. 1920 елдан ТАССР ның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Мамадыш, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән Мамадыш районында.
Хәзер Олыяз авыл җирлеге составында.
1929 елда – авылда “Берлек” колхозы, 1931 елда “Ударник” колхозы (беренче рәисе – М.Вәлиуллин) оештырыла. 1947 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1952 елда) авыл “Уңыш” колхозы (Тулбай авылы) составына керә. 1959 елда авыл (башка мәгълүматлар буенча, 1962 елда) “Чулпан” колхозы (Олыяз (үзәк утары), Түбән Козгынчы, Тулбай, Югары Козгынчы, Кыравыл авыллары) составына керә.
1994 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе, 2001 елда – “Чулпан” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елда “Чулпан” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте итеп үзгәртелә.
Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1933 елда башлангыч мәктәп ачыла (элекке мәчет бинасында урнаша, 1950 елдан яңа бинада; хәзер үзгәртеп кору хәлендә).
Авылда балалар бакчасы (1966 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1998 елдан, төзелешне башлаучы Ф.Б.Хисмәтов була, төзелеш өчен буралык агачны Саба урман хуҗалыгы рәисе Н.М.Миңнеханов бирә) бар.
Авыл тирәсендә XVII – XVIII йөзләргә нисбәтле эпиграфик ядкәрләр ачыклана.
Н.С.Габбасов (1958 елда туган) – математик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, ТР ның атказанган фән эшлеклесе;
Г.З.Җиһаншин (1924–1994) – авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе, ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Чулпан” колхозы рәисе (1947–1985 елларда), Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), “Почет билгесе” (ике тапкыр) орденнары кавалеры.
1782 елда – 74 ир-ат;
1859 елда – 385,
1897 елда – 731,
1908 елда – 744,
1920 елда – 772,
1926 елда – 522,
1970 елда – 415,
1979 елда – 347,
1989 елда – 272,
2002 елда – 254,
2010 елда – 241,
2017 елда – 215 кеше (мөселман татарлар – 97,6%, керәшен татарлар – 2%, руслар – 0,4%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.