Биографиясе

1912 ел, Казан губернасы Мамадыш өязе, хәзер Мамадыш районы Соколка авылы — 1973 елның 5 сентябре, шунда ук.

Интендантлар училищесенең тизләтелгән курсын тәмамлый (1945). Колхозда эшли.

1941 елның июненнән Кызыл Армия сафларында. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 7 нче гвардия механикалаштырылган бригаданың сапёрлар отделениесе командиры (47 нче армиянең 3 нче гвардия механикалаштырылган корпусы). Кавказ, Кырым, Воронеж, 1 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Керчь ярымутравында һөҗүм һәм оборона сугышларында (1941–1942), Кавказ өчен сугышта (1942–1943), Белгород-Харьков (1943), Люблин-Брест (1944) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

Селище авылы (Украина ССРның Черкассы өлкәсе Канев районы) янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә: 1943 елның 28 сентябрендә, беренчеләрдән булып, елганы йөзеп чыга, дошман контрһөҗүмнәрен кире кайтаруда һәм яулап алынган плацдармга миналар куюда катнаша. Просвирнин куйган миналарда дошманның 5 танкы шартлый.

1946 елдан запаста. Туган авылында сал агызуда эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Мамадыш шәһәрендә Просвирнинга бюст куелган.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин