Эчтәлек

Биографиясе

XIX йөзнең икенче яртысы – XX йөзнең беренче чиреге.

Тәхәллүсенә караганда, чыгышы белән Җаек шәһәреннән яки аның якын-тирәсеннән булса кирәк.

Ливандагы Америка колледжында белем ала. Уку чорында «Бөек бер сәрвәт, яхуд Бик зур бер байлык» (1898) романын һәм «Хыялдагы тереклек, яки Зарлану һәм моңлану» (1899) хикәясен яза. Хикәясенең кереш сүзендә «Тарих әл-әнбия» (ихтимал, Н.Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбия» әсәренең татарчага тәрҗемәсе) әсәрен язуын әйтеп үтә.

Галим М.В.Гайнетдинов мәгълүматларына караганда 1920–1930 елларда Г.Сөләймани тәхәллүсе белән берничә дәреслек һәм уку-укыту әсбабы бастырып чыгара.