Биографиясе

1951 елның 11 апрелендә БАССРның Илеш районы Сеңрән авылында туган.

Бөре педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1973), БАССРның Илеш районы Рсай урта мәктәбе директоры булып эшли.

1983 елдан Түбән Кама мәктәпләрендә директор, 1991 елдан 2 нче татар гимназиясе директоры. 1997 елдан Түбән Кама муниципаль институтының педагогика кафедрасында, бер үк вакытта проректор, 2000 елдан ректор.

2015 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтында директорның фән буенча урынбасары.

Ф.Г.Ялалов Татарика онлайн-энциклопедиясе турында. 2020

Рус телендә. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Ф.Г.Ялалов Татарика онлайн энциклопедиясенең концепциясен эшләү турында

Ф.Г.Ялалов Татарика онлайн энциклопедиясен төзү турында

Ф.Г.Ялалов Татарика онлайн энциклопедиясенең төзелеш һәм эш төркеме турында

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре этнопедагогика, этнодидактика мәсьәләләренә карый.

Ф.Г.Ялалов башлангычы белән һәм аның җитәкчелегендә Түбән Камада ел саен этнодидактика буенча бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләр уздырыла (2013 елда 11 нче Халыкара конференция үткәрелә).

Ф.Г.Ялалов авторлык хокукы һәм Татарика онлайн энциклопедиясенең аудиториясе турында

Ф.Г.Ялалов Татарика онлайн энциклопедиясенең эчтәлеге һәм күптеллек турында

Хезмәтләре

Инновацияле милли университет концепциясе. Казан, 2005.

Национальные гимназии России: концептуальные модели. М., 2001.

Национальные гимназии России: инновационный опыт. Нижнекамск, 2001.

Этнодидактика. М., 2002.

Профессиональная многомерность. Казань, 2013.

Тулырак: Профессор Ф.Г. Ялалов хезмәтләре библиографиясе.