- РУС
- ТАТ
Физиолог, биология фәннәре докторы (1990), профессор (1991)
1940 елның 27 гыйнвары, Мари АССРның Куженер авылы – 1996 елның 29 апреле, Казан.
Казан медицина институтын тәмамлаганнан соң (1963), Йошкар-Ола шәһәрендә табиб. 1965 елдан Казан университетында, кеше һәм хайваннар физиология кафедрасы мөдире (1991 елдан).
Хезмәтләре нейрофизиологиягә, хәрәкәт аппараты физиологиясенә, хәрәкәт белән идарә итү, авырту мәсьәләләренә карый. Эчке органнар авырулары вакытында корсак тышчасы мускулларының саклагыч киеренкелеген эксперименталь һәм клиник рәвештә тикшерә. Саклану рефлексларының оригиналь классификациясен төзи, корсак куышлыгы авыруларын диагнозлауның объектив электромиографик ысулын эшли; эчке әгъзалар тәэсиренә җавап буларак, арка мускулларының саклаучы реакцияләре үсешендә арка мие эшчәнлегенең төп механизмнарын билгели.
В.И.Алатырев тарафыннан эшләнгән мускуллар эшчәнлеге координациясенең функциональ диагностика ысулы клиникаларга һәм спорт медицинасына кертелә.
Защитное напряжение мышц брюшной стенки. Казань, 1971 (автордаш).
Электромиография брюшной стенки в диагностике острых заболеваний органов живота. Казань, 1978.
Постишемические изменения функций спинного мозга. Казань, 1982 (автордаш).
Автор – Н.В.Звёздочкина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.