- РУС
- ТАТ
Ракеталар төзелеше һәм космонавтика өлкәсе галиме һәм конструкторы, гамәли космонавтиканы оештыручы һәм аңа нигез салучы, СССР Фәннәр академиясе академигы (1958; 1953 елдан мөхбир әгъза)
Социалистик Хезмәт Герое (1956, 1961), Ленин бүләге лауреаты (1957).
1906 елның 30 декабре, Житомир шәһәре – 1966 елның 14 гыйнвары, Мәскәү.
С.П.Королев Одесса һөнәри-төзелеш мәктәбен тәмамлый (1924), Киев политехник институтында укый (1924–1926), 1929 елда Н.Э.Бауман исем. Мәскәү югары техник училищесен, бер үк вакытта очучы-планёрчылар мәктәбен тәмамлый.
1930 елдан Үзәк аэрогидродинамика институты (Мәскәү) инженеры, биредә ул «Коктебель», «Кызыл йолдыз» һ.б. планерларның конструкцияләрен эшли.
1932–1933 елларда Реактив хәрәкәтне өйрәнү төркеме (ГИРД, Мәскәү) башлыгы. 1933 елдан Реактив фәнни-тикшеренү институты (ГИРД һәм Ленинград газодинамика лабораториясе нигезендә оештырыла) башлыгы урынбасары, 1934–1937 елларда ракета очкыч аппаратлары бүлеге башлыгы.
С.П.Королев җитәкчелегендә сыек ягулыклы беренче совет ракетасы җибәрелә (1933), идарә ителүле канатлы ракета 212 (1939 елда) очыртыла, беренче тапкыр очучы В.П.Фёдоров тарафыннан идарә ителеп очыш ясалган, РП-318–1 ракетопланёры (1940) проектлары эшләнә.
1938 елда С.П.Королев репрессияләнә, сәяси тоткынлыкта (ГУЛАГ лагерьларында) була.
1940–1942 елларда – Ту-2 бомбардировщигын серияләп җитештерүне үзләштергән 156 нчы завод каршындагы Үзәк КБ-29да (Мәскәү), 1942–1946 елларда 16 нчы моторлар төзү заводы каршындагы Махсус тәҗрибә КБ-456 да (Казан) эшли. Биредә серияле хәрби самолетларга сыек ягулыклы ракета тизләткечләрен кую мәсьәләләре хәл ителә.
1944 елда С.П.Королев баш конструктор урынбасары итеп билгеләнә, бер үк вакытта, 1945–1946 елларда, Казан авиация институтының ракета двигательләре кафедрасында (В.П.Глушко тырышлыгы белән төзелә) укыту эшендә була.
1946–1966 елларда 88 нче фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә КБ-1 дә (Мәскәү өлкәсе Калининград шәһәре, хәзер Королёв) бүлек башлыгы – баллистик ракеталарның баш конструкторы, генераль конструкторы –директоры (1956 елдан).
1957 елда реабилитацияләнә.
Татарстанда С.П.Королев кабат 1961 елның мартында Зәй районында «Восток» космик корабленең һәлакәтле төшүе китергән зыянны бетерү чараларын оештыру максатында була.
Кызыл мәйданда Кремль стенасы буенда җирләнә.
С.П.Королев исеме космосны үзләштерү өлкәсендәге беренче казанышлар белән бәйле.
Аның фәнни һәм техник идеяләре бу тармакта киң куллану таба. С.П.Королев җитәкчелегендә баллистик һәм геофизик ракеталар, йөрткеч ракеталар һәм пилот идарәсендәге космик корабльләр («Восток», «Восход» һ.б.) төзелә, алар ярдәмендә тарихта беренче тапкыр космик очышлар гамәлгә ашырыла; Җир һәм Кояшның ясалма иярченнәре, «Зонд» серияле планетаара разведчиклар җибәрелә, Айга, Венерага, Марска планетаара автомат станцияләр очырыла, Ай өслегенә космик аппарат утыртыла.
Өч Ленин ордены, «Почет билгесе» ордены, медальләр, шул исәптән СССР Фәннәр академиясенең К.Э.Циолковский исем. алтын медале белән бүләкләнә.
1971 елда СССР Фәннәр академиясе Президиумы С.П.Королев исем. «Ракета-космик техника өлкәсендәге зур казанышлар өчен» алтын медален булдыра.
Илнең шәһәрләрендә галимгә һәйкәлләр куела, урамнарга (шул исәптән Казанда) аның исеме бирелә. Житомир, Мәскәү һ.б. шәһәрләрдә, Байконур космодромында мемориаль музей-йортлар ачыла.
Самара аэрокосмик университеты, 2 фәнни-тикшеренү судносы, Памирда тау түбәсе, Тянь-Шаньда тау үткеле, астероид, Айдагы талласоид С.П.Королев исемен йөртә.
Планер «Красная звезда» // Самолет. 1931. № 1.
Данные для подсчета весов // Самолет. 1932. № 4.
Ракетный полет в стратосфере. М., 1934.
Крылатые ракеты и применение их для полета человека // Пионеры ракетной техники. М., 1972.
Апенченко О. Сергей Королев. М., 1969.
Асташенков П.Т. Академик С.П.Королев. М., 1969.
Романов А.П. Конструктор космических кораблей. М., 1971.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.