Биографиясе

1894 елның 3 сентябре, Вятка губерниясе Малмыж шәһәре – 1936 елның 19 декабре, Ленинград.

Казандагы Икенче ир балалар гимназиясен (1912), Казан университетын (1918) тәмамлый.

1919–1921 елларда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты укытучысы.

1919–1925 елларда губерна музееның тарих-археология бүлеге мөдире. Бер үк вакытта ТАССР Халык мәгарифе халык комиссариатында, Шәрекъ академиясенең уку-укыту бүлеге мөдире.

М.Г.Худяков Казанда, Малмыжда музейлар оештыруда актив катнаша.

Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм аның сәркәтибе.

1925 елдан Ленинградта, Салтыков-Щедрин исем. китапханә, СССР Фәннәр академиясенең Матди мәдәният тарихы академиясе фәнни хезмәткәре (1929 елдан).

Хезмәтләре Ананьино культурасына, Казан ханлыгы, Урта Идел буендагы мөселман мәдәнияте тарихына карый.

Аның «Очерки по истории Казанского ханства» китабы аеруча киң таныла. Әлеге хезмәтендә М.Г.Худяков рус тарихчыларыннан беренчеләрдән булып Казан ханлыгының объектив тарихын яза, аның югары дәрәҗәдәге икътисади, хәрби, мәдәни һәм рухи үсешен ачып бирә.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре

Развалины Великого Города // Казанский музейный вестник 1921. № 1–2.

Мусульманская культура в Среднем Поволжье. Казань, 1922.

Очерки по истории Казанского ханства. Казань, 1923.

Деревянное зодчество казанских татар // Казанский музейный вестникю 1924. № 1.

Татарское искусство // Вестник знания. 1926. № 26.

История Камско-Вятского края. Избранные труды. Ижевск. 2008.

Әдәбият

Госманов М. Галимнең гыйбрәтле язмышы // Татарстан. 1994. № 9–10.

Знаменитые люди о Казанском крае. Казань, 1990.

Байрамова Ф.А. Михаил Худяков и история татарского народа. Казань, 2003.

Автор – Ф.Г.Миңнеханов