Идел елгасының биек террасасында, Спас районының Ямбакты авылы янында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 3,08 га. Су күләме 35 мең м3 чамасы. Озынлыгы 330 м, иң зур киңлеге 120 м. Уртача тирәнлеге 1,2 м, иң зур тирәнлеге 1,7 м.

Күл карст процесслары нәтиҗәсендә барлыкка килгән.

Суы җиңелчә минеральләшкән, бик йомшак, гидрокарбонат-сульфат-кальцийлы.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.