- РУС
- ТАТ
Казанда архитектура истәлеге
Металл конструкцияләр белән ныгытылган пыяла түбәле, эчке ишегалды, сәүдә һәм тамаша бүлмәләре булган табыш йорты.
1883–1886 елларда сәүдәгәр А.С.Александров акчасына архитектор В.В.Суслов һәм Н.И.Поздеевларның конкурста җиңеп чыккан проектлары нигезендә романтизм юнәлешенең эклектик формаларында Г.Б.Руш тарафыннан төзелә.
1890 елда пассажның хуҗабикәсе О.С.Александрова-Гейнс аны музей оештыру өчен шәһәргә бүләк итә. Ләкин, мондый типтагы биналарга музей урнаштыру кыен булганлыктан, ул элекке максатларда файдаланыла.
Классик юнәлеш: Александровлар пассажы
Казан. 1883–1886 еллар. Архитекторлары В.В.Суслов, Н.И.Позднеев, Г.Б.Руш
Александровлар пассажы шәһәрнең өске өлешендә, Кремль калкулыгы итәгендә (хәзерге Кремль һәм М.Җәлил урамнары чатында) урнашкан тар һәм сузынкы мәйданны били.
Рельефның Черек күлгә (Дзержинский урамы) таба кисәк түбәнәюе нәтиҗәсендә бинаның төрле ягында катлар саны төрлечә: Кремль урамында 3, ә Дзержинский урамы ягында 5 катлы.
Казандагы Александровлар пассажының төп фасады фрагменты. Архитектор Г.Б.Руш. 1886
Ике почмагы түгәрәкләнгән һәм эчке ишегалды булган турыпочмаклы бина. Аскы катларында келәтләр, беренче катта пыяла түбәле ишегалдыннан керешле кибетләр, өске катларында торак бүлмәләр һәм төрле оешмалар урнашкан булган.
Төп керү юлында (Кремль урамы) агачтан эшләнгән тамбур корыла. Ишегалдының төп мәйданын вестибюльдән колонналар аерып тора. 1 нче катта, ишегалдының як-ягында, фасадлары арка хасил итүче кибетләр рәте тезелгән. Ишегалды өлешенең идәне пыяладан эшләнгән, ул эргә каттагы йөрү юлына яктылык биреп тора.
Ишегалдының түрендә Черек күл ягына төшүче баскыч. Аның өстеннән бизәкле чуен күпер үткән, күпер аша көзгеләр һәм бизәкләр белән зиннәтләнгән ресторан бүлмәләренә узганнар.
Александровлар пассажының Черек күлгә караган ягында, башка тарафларыннан аермалы буларак, коесыман ишегалды бар, ул йөк ташу өчен файдаланыла. Хәзерге М.Җәлил урамы ягыннан ул ишегалдына киң арка аша керелгән.
Аның ян диварыннан эргә каттагы кибет конторларына һәм келәтләргә илтүче юл башланып китә. Товар ташу өчен файдаланылган киң пандуслы бу юл үзәк ишегалдының астыннан үтә. Келәтләр һәм конторлар ике яруска бүленеп урнашкан.
Бинаның алгы ягы бизәлешендә ренессанс стиле, кабартып ясалган үсемлек сурәтләренә бай барокко һәм классицизм архитектурасы элементлары кулланыла. Ярымколонналар, кариатида, хатын-кыз башы сыннары һ.б. ак таштан ясала. Күпсанлы бәйләгечләр, филенкалар һәм рустовка фигуралы кирпеч өслегендә штукатур измәсе белән башкарыла.
Бинаның манараны хәтерләтүче түгәрәкләнгән почмаклары шпильле гөмбәз белән очлана. Гөмбәзнең Кремль урамына караган тәрәзәсенә пассажда сәгать кибете тоткан Климов акчасына суга торган сәгать урнаштырыла.
Үзәк ишегалды диварының бизәлеше күп ягы белән фасад бизәлешен кабатлый һәм биредә уйма сыннар, ябыштырылган бизәк, көзгеләр һ.б. кулланыла.
Аркалар рәтендәге уемнарга агачтан ясалган зиннәтле зур ишекләр беркетелгән. Алар арасындагы диварга филенка белән уратылган көзгеләр эленә. Вестибюльдәге аралыкларда су кызларының алтынланган сыннары үзенчәлекле терәк булып хезмәт итә. Вестибюль колонналары арасында көбә киемле рыцарь сыны тора. Ишегалдының пыяла гөмбәз астына туры килгән үзәк урынында кулына бала күтәргән бронза ана сыны рәвешендәге яктырткыч куела. Ишегалдының үзәген урап алган уемнарда елның 4 фасылын чагылдыручы 4 аллегорик уйма сын урнаштырыла.
1930–1970 елларда биредә «Пионер» кинотеатры эшли.
1977 елда бинаның төньяк почмагы җимерелә. Сакланып калган өлеше үзгәртеп корылганнан соң (1980), анда хакимият һәм сәүдә оешмалары урнаштырыла.
2002 елдан яңадан торгызу эшләре алып барыла, нигезләре ныгытыла, стеналар, түбәләр яңартыла.
Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.
Автор – С.Г.Персова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.