Биографиясе

1812 елның 25 марты (6 апреле), Мәскәү – 1870 елның 21 гыйнвары, Париж, Ниццада җирләнгән. Алпавыт И.А.Яковлевның һәм немец хатыны Л.Гаагның никахтан тыш улы.

Мәскәү университетының физика-математика бүлеген тәмамлый (1833). Студент елларында Н.П.Огарев белән бергә ирекле фикерле яшьләр түгәрәген җитәкли; 1834 елда кулга алына, тугыз ай төрмәдә утырганнан соң Пермьгә, аннары Вятка, Владимир һәм Новгородка сөрелә.

Сөргенгә юл тотканда Герцен 1835 елның апрель ахырында Казанга килә. Дворяннар җыелышы кунакханәсенә урнаша. Өч көн була. Соңыннан Герцен Казанда булуын үзенең әсәрләрендә, шул исәптән "Былое и думы" (1852–1868) мемуарларында тасвирлый.

Полиция күзәтчелеге беткәннән соң (1839) Мәскәүдә, аннары Санкт-Петербургта, 1842 елдан яңадан Мәскәүдә яши.

"Дилетантизм в науке" (1843) һәм "Письма об изучении природы" (1844–1846) фәлсәфи хезмәтләрендә фәлсәфәнең табигать белеме белән берлеген раслый, Гегель диалектикасын "революция алгебрасы" дип аңлата. "Кто виноват?" (1841–1846) әсәрендә социаль детерминацияне һәм очрак ролен исәпкә алып гаилә һәлакәтенә сәнгати анализ бирә; "Доктор Крупов" (1847) һәм "Сорока-воровка" (1848) повестьларында крепостнойлыкка каршы чыгыш ясый.

1847 елда Россияне бөтенләйгә ташлап китә. 1852 елдан Лондонда, 1853 елда "Вольная русская типография"сенә нигез сала. 1855–1868 елларда –"Полярная звезда" альманахын, 1857–1867 елларда Огарев белән берлектә "Колокол" газетасын чыгара, алар Россиядә киң тарала һәм азатлык хәрәкәтенә зур йогынты ясый.

"Рус социализмы" теориясен эшли, аның нигезендә Россиядә җир белән крестьяннарны азат иткәндә крестьяннар җәмгыяте социалистик үзгәртеп коруларның нигезе була ала; бу теория соңыннан халыкчылыкның теоретик нигезенә әверелә.

1860 еллар башында "Земля и воля" яшерен революцион җәмгыятен оештыруга булышлык итә, 1863–1864 еллардагы Польша восстаниесен яклап чыгыш ясый. "К старому товарищу" хатларында революцион террорның артык кискен адымнарын тәнкыйтьли.

Истәлеге

Казанда бер урам аның исеме белән атала.

Хезмәтләре

Собрание сочинений. М., 1954–1966. 34 т.