Тарихы

Авыл 1662 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Байбулат, Мыгир исемнәре белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкы терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә.

ХХ йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 831,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Буа өязе Тимбай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Мөкерле авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Авангард» колхозы оештырыла, 1947 елда «Ответ интервентам» колхозы белән (Протопопово авылы) «Рассвет» колхозына берләшә, 1949–1960 елларда аның составына Ямбулат, Отрада авыллары, Корбаш поселогы керә.

1995 елдан «Рассвет» күмәк предприятиесе, 2002 елдан «Рассвет» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Дружба» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәдәният йорты (1975 елда яңа бина төзелә), китапханә (1994 елда аның каршында көндәлек кирәк-яраклары музее ачыла), фельдшер-акушерлык пункты бар.

2004 елдан мәдәният йорты каршында «Самана» фольклор коллективы эшли (җитәкчесе – В.Л.Романова).

Халык саны

1795 елда – 294,
1859 елда – 321,
1880 елда – 394,
1897 елда – 451,
1910 елда – 549,
1913 елда – 613,
1920 елда – 624,
1926 елда – 783,
1938 елда – 591,
1949 елда – 545,
1958 елда – 552,
1970 елда – 544,
1979 елда – 500,
1989 елда – 453,
2002 елда – 462,
2010 елда – 437,
2015 елда – 466 кеше (чуашлар).