- РУС
- ТАТ
Невропатолог, медицина докторы (1900). Казан невропатологлар мәктәбенә нигез салучыларның берсе
1873 елның 10 феврале, Әстерхан губерниясе, Әстерхан өязе Седлистое авылы – 1930 елның 17 феврале, Казан.
А.В.Фаворский – профессор Л.О.Даркшевич шәкерте.
Казан университетының медицина факультетын тәмамлаганнан соң (1896), шунда ук эшли; 1903 елдан соң нерв авырулары клиникасында.
Германиядә (Берлин, 1904; Мюнхен, 1910), Франциядә (Париж, Пастер институты, 1905), Петербургта (И.П.Павлов лабораториясе, 1911) фәнни стажировка үтә.
1907–1930 елларда Казан университетында: нерв-психик авырулар кафедрасы мөдире (1916 елдан), профессор (1918); 1926 елдан Казан университетының медицина факультеты деканы.
Бер үк вакытта нерв-психик авырулар кафедрасы мөдире (1922–1930); 1924 елдан Казан ГИДУВының нерв авырулары клиникасы директоры.
1907–1917 елларда Казан Югары хатын-кызлар курсларында укыта.
А.В.Фаворский имгәнү очракларында арка миендәге үзгәрешләрне, ботулизм токсинының түбән төзелешле умырткалыларга тәэсирен өйрәнә, арка мие кибүне дәвалау ысулын эшли.
Казан университеты каршындагы невропатологлар һәм психиатрлар җәмгыяте рәисе (1918–1930).
К учению об остром ртутном полиневрите. Казань, 1898.
Материалы к вопросу о патолого-анатомическом изменении спинного мозга при сдавлении его. Казань., 1901.
Действие ботулинического токсина на низших позвоночных в связи с изменением нервной системы их. Казань, 1909.
Юдин Т. Памяти профессора А.В Фаворского // Казанский медицинский журнал. 1930. № 2.
Исмагилов М.Ф., Ямалеева Г.Р., Кадырова Л.М. Жизненный и творческий путь профессора А.В.Фаворского // Неврологический вестник. 1995. Т. 27, вып. 3/4.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.