Биографиясе

1937 елның 7 августында Казанда туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1960), Себер геология, геофизика һәм минераль чимал фәнни-тикшеренү институтында (Новосибирск шәһәре).

1962 елдан ЦНИИгеолнерудта, 1980 елдан сәнәгать минераллары геологиясе бүлеге мөдире, 1995 елдан директор урынбасары, 2002 елдан директоры.

Фәнни иҗаты

Көнчыгыш Европа платформасындагы венд һәм рифей утырмаларының стратиграфик схемаларын, территорияләрдә металл булмаган файдалы казылмаларның күләмен исәпләү һәм фаразлау – минераген анализлау методикасын һәм принципларын гамәлгә кертә һәм камилләштерә.

СССР территориясе докембриенең гомуми шкаласын эшләүдә, «Континентлар докембриенең тектоника карталары»н («Карты тектоники докембрия континентов», 1972) төзүдә катнаша.

Металл булмаган файдалы казылма чыганакларның урнашу һәм формалашу закончалыклары, борынгы платформалар үсеше тарихына караган хезмәтләр авторы һәм карталар редакторы: «Карта неметаллических полезных ископаемых СССР» (1991).

Аның җитәкчелегендә РФ һәм СССРның минераль чимал потенциалына бәя бирелә, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсенең аерым районнарында сәнәгать минераллары турындагы фаразлар раслана.

Хезмәтләре

О формационных рядах протерозоя Восточно-Европейской платформы // Известия АН СССР. Сер. Геология. 1979. № 8.

Новая стратиграфическая шкала докембрия СССР // Известия АН СССР. Сер. Геология. 1991. № 4.

Геология Татарстана. Стратиграфия и тектоника. М., 2003.