Биографиясе

1931 елның 20 марты, Казан – 1999 елның 29 сентябре, шунда ук.

Казан университетын тәмамлый (1954). 1957–1986 елларда ТатНИПИнефтьтә, 1964 елдан геология бүлеге мөдире.

1987–1994 елларда Бөтенсоюз нефть-газ фәнни-тикшеренү институтының Бөгелмә комплекслы бүлегендә табигый битум запаслары һәм геология лабораториясе мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Татарстандагы төп нефть чыганакларын (Яңа Елховой, Бондюг, Ромашкино һ.б.) эшкәртүне проектлаштыра. Татарстан территориясендәге битум һәм нефть ятмаларының бүленеп урнашу һәм төзелеш үзенчәлекләренең кайбер закончалыкларын ачыклый, ул ресурсларның күләмен исәпли.

Хезмәтләре

История формирования нефтяных месторождений ТАССР. М., 1975 (автордаш).

Закономерности распределения природных битумов ТАССР. М., 1984 (автордаш).