Биографиясе

1934 елның 20 гыйнварында Башкортстанның Авыргазы районы Батыр авылында туган.

1962 елда Казан университетының юридик факультетын тәмамлый. 1962–1968 елда КПССның Совет район комитетында (Казан) партия эшендә. 1971-1976 елларда Казан химия-технология институтында.

1976–1984 елларда Казан мәдәният институты доценты, проректоры.

1984–2005 елларда Казан коммерция институты ректоры һәм гомуми икътисад теориясе кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре фәнни-техник прогресс шартларында эшче кадрларның квалификациясен, җитештерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүдәге роленә; аренда мөнәсәбәтләренә күчү, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү сферасын реформалаштыру мәсьәләләренә карый.

Хезмәтләре

Рыночные отношения и торговля. Казань, 1991 (автордаш).

Внешний рынок: договорные аспекты. Казань, 1995.