Биографиясе

1921 елның 13 сентябре, хәзерге Аксубай районы Кече Сөнчәле авылы – 2006 елның 1 мае, Чабаксар шәһәре.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1948 елда Казан университетының физика-математика факультетын тәмамлый, шунда ук эшли, 1955 елдан молекуляр физика кафедрасы мөдире; профессор (1966).

1967 елдан Чуаш университетында, 1967–1996 елларда җылылык физикасы кафедрасы мөдире, бер үк вакытта 1983 елга кадәр директор.

1979 елдан тотрыксыз яну физикасы буенча проблемалы фәнни-тикшеренү лабораторриясе җитәкчесе, 1996 елдан баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре яну физикасына, яну, газ динамикасы һәм җылы алмашу процессларын оптик ысуллар белән тикшерүгә карый. Яну процессларын яңача тикшерүнең күләгәле, интерференция һәм голография ысулларын эшли; янганда гистерезис күренешенең механизмын, ялкын вибрацияле таралуның төп закончалыгын ачыклый; электр кырының һәм бушануының януга һәм яну режимы белән идарә итүгә тәэсирен ачыклау буенча яңа мәгълүматлар ала.

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Теневые и интерференционные методы исследования оптических неоднородностей. Казань, 1962.

Вибрационное распространение пламени. Чебоксары, 1975 (автордаш.

Периодические явления при горении. Чебоксары. 1987.

Әдәбият

Академия наук Чувашской Республики. Чебоксары, 1994.