Биографиясе

1905 елның 7 (20) декабре, Саратов губернасы, Кузнецкий өязе Урта Әләзән авылы – 1982 елның 2 сентябре, шунда ук.

Н.И.Вавилов шәкерте. Саратов авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1931).

1925–1926 елларда Саратов губерна комсомол комитеты инструкторы. 1931 елдан Түбән Идел крае Анненков районының Разметнин машина-трактор станциясендә агроном. 1935–1940 елларда Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының арпа секциясе мөдире (Ленинград). 1940–1943 елларда авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә терлек азыгы җитештерү төркеме җитәкчесе, 1942 елдан директоры (Мурманск шәһәре). 1943–1949 елларда Бөртекле ашлык хуҗалыгы институтының бөртекле-кузаклы культуралар лабораториясе мөдире (Мәскәү өлкәсе).

1949 елда яңадан Ленинградка кайта: 1949–1970 елларда СССР Фәннәр академиясенең Ботаника институтында эшли, 1960 елдан Ботаника музее мөдире, бер үк вакытта 1952–1957 елларда педагогия институтында укыта. 1970–1973 елларда СССР Фәннәр академиясенең Төп ботаника бакчасында эшли.

Фәнни эшчәнлеге

Арпаның «Кубанец», «Нутанс 7805», «Паллидум 6699», «Колхозный Голозёрный7» сортларының автордашы. Хезмәтләре арпаның экологиясе, филогениясе һәм селекциясе мәсьәләләренә, аның яңа систематикасын, формалашу закончалыкларын ачыклау һәм өйрәнүгә карый.

Бүләкләре

Н.И.Вавилов исемендәге бүләккә лаек була (1970).

Хезмәтләре

Проблемы экологии, филогении и селекции ячменей. М.-Л., 1953.

Ячмень. М.-Л., 1955.

Очерки по истории и географии важнейших культурных растений. М.-Л., 1962.

Важнейшие плодовые растения. М., 1970.

Николай Иванович Вавилов 1887–1943. Новосиб., 1987.

Автор – Ф.С.Зыятдинов