ТАССР Югары Совет Президиумының 1979 ел 6 декабрь Указы белән гамәлгә кертелә.

Татарстан Республикасы Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР, ТССР Югары Совет Президиумы) тарафыннан энергетика өлкәсендәге казанышлары өчен электростанцияләр, электр һәм җылылык челтәрләре, ремонт һәм төзәтү предприятиеләре, фәнни-тикшеренү, проект һәм башка оешмалар һәм уку йортлары эшчеләренә, инженер-техник, фәнни хезмәткәрләргә бирелә.

Мактау грамотасы һәм күкрәк билгесе белән бергә тапшырыла.

2015 елның 1 гыйнварына бу исемгә 677 кеше лаек була.