ТРның төньяк-көнчыгыш өлешендә, Актаныш районы территориясендә.

1960 елда ачылган, 1995 елдан бирле эшкәртелә. Тектоник яктан Татар гөмбәзенең көньяк өлешендә, төньяк-көнчыгышка караган битләүгә туры килә. Чыганак составында түбән карбонның 2 файдалы горизонты (Тула һәм төп катлам булган Бобрики) билгеле; аларның һәркайсында гөмбәз тибындагы катламлы икешәр нефть ятмасы бар.

Пласт-коллекторлар калынлыгы 1 м дан 16,4 м га кадәр булган комташ һәм алевролитлардан тора. Нефть җыела торган урыннарның биеклеге 7-15 м, аларда нефть ятмаларының калынлыгы 1-13 м. Нефтьле катламның калынлыгы Тула горизонтында 1,5 м, Бобрики горизонтында – 4,9 м. Катламнар уртача 1356 м тирәнлектә ята. Нефть күкертле (4%), парафинлы (3,4%), үзлелеге югары (92,8 МПа·С). Газ факторы 9,3 м3/т, пласт басымы 11 МПа, нефть дебеты тәүлеккә 10,6 т.

Нефть чыгару тыгыз суэтем режимында алып барыла. Чыганак башлангыч үзләштерү хәлендә, нефть чыгару елдан-ел арта бара. Еллык максималь чыгарылышы 160 мең т тирәсе (1999).