- РУС
- ТАТ
Советлар Союзы Герое (27.2.1945), полковник
1907 елның 19 сентябре, Казан губернасы, Лаеш өязе (хәзерге Лаеш районы) Егорьево авылы — 1968 елның 22 июне, Украина ССРның Харьков шәһәре.
Мәктәпнең сигезенче сыйныфын һәм совпартмәктәбен тәмамлаганнан соң, Егорьевка авыл советы рәисе, соңрак районда беренче К.Маркс исемендәге авыл хуҗалыгы коммунасы рәисе булып эшли.
1929 елдан Кызыл Армия сафларында.
1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1086 нчы укчы полк командиры (33 нче армиянең 323 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү янындагы сугышта (1941–1942), Смоленск (1943), Белоруссия (1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә — 1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.
1945 елның гыйнварында батырлык күрсәтә. 14-17 гыйнварда Польша территориясендә Висла-Одер стратегик операциясе барышында, Висла елгасы буендагы Пулавы плацдармыннан һөҗүм җәелдереп, Зволень шәһәреннән 15 км көньяк-көнчыгыштарак Гнездкув һәм Немиричув торак пунктларын азат иткәндә дошманның көчле ныгытылган һәм озак вакытка исәпләнгән оборонасының өч сызыгын өзеп чыгуны оста оештыра. Аның полкы дошманны җанлы көчләрдә һәм техникада зур югалтуларга дучар итә, күп кенә трофейлар кулга төшерелә
«Выстрел» курсларын (1946), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (Мәскәү, 1952) тәмамлый.
1955 елдан запаста. Харьков Автоматика тәҗрибә КБда эшли.
Өч Ленин ордены, ике Кызыл Байрак, Александр Невский, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Герой бюстлары Лаеш шәһәренең Җиңү паркында һәм Лаеш районының Каип авылында урнаштырыла, шунда ук аның исеме белән урамнар атала.
Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1984. Кн. 2;
Батырлар китабы – Книга Героев. Казань, 2000;
Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2021. Т. 2. С. 636, 640, 652, 655;
Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 103.
Авторлар — М.З.Хәбибуллин, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.