Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында чуашлар тарафыннан нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Новопоселённая Сунчалеева, Яңа Сөнчәле исемнәре белән дә билгеле.

1771 елда халкы православие динен кабул итә.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (элек – икътисади) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1891 елда бер класслы укырга-язарга өйрәтү чуаш мәктәбе ачыла (1895 елда 18 ир бала һәм 2 кыз бала, 1905 елда – 20 ир бала һәм 3 кыз бала укый), 1906 елда ябыла. 1911 елда бер сыйныфлы катнаш чуаш земство училищесе ачыла.

1912 ел мәгълүматлары буенча авылда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе эшли.

XX йөз башында авылда 3 вак-төякләр кибете һәм ярма яргыч эшли. Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 677 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Сөнчәле авылы Вознесение чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Иске Мукшы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Октябрь, 1935 елның 10 февраленнән – Тельман, 1958 елның 16 июленнән – Аксубай, 1963 елның 1 февраленнән – Октябрь, 1965 елның 12 гыйнварыннан Аксубай районында.

Хәзер Сөнчәле авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Сөнчә” колхозы оештырыла, ул 1957 елда “МЮД” совхозы составына керә. 1982 елда аның составыннан “Сөнчәле” совхозы бүленеп чыга, аннан 1989 елда “Карасу” совхозы (Карасу авылы) аерыла. 1994−2010 елларда “Сөнчәле” күмәк предприятиесе.

Халкы кырчылык, ит терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2004 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

С.А.Абруков (1921−2006) – физик, физика-математика фәннәре докторы, Чуаш Автономиле Совет Социалистик Республикасының һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе;

А.Е.Давыдов (1943−2003) – җылылык физигы, физика-математика фәннәре кандидаты;

Н.Т.Савруков (1938 елда туган) – икътисадчы, икътисад фәннәре докторы, Чуаш Республикасының  атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1782 елда – 63 ир заты;
1859 елда – 278,
1897 елда – 421,
1908 елда – 515,
1920 елда – 566,
1926 елда – 685,
1938 елда – 589,
1949 елда – 485,
1958 елда − 399,
1970 елда – 448,
1979 елда – 320,
1989 елда – 179,
2002 елда − 148,
2010 елда − 123,
2015 елда – 120 кеше (чуашлар).