Биографиясе

1931 елның 6 декабрендә Балтач районы Хәсәншәех авылында туган.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1955), «Татнефтегазразведка» трестында эшли.

1957 елдан «ТатНИПИнефть»тә, 1970 елдан геологик эзләнүләр бүлеге мөдире, 1993–2006 елларда әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Эшчәнлеге

Сабанчы нефть чыганагын ачучыларның берсе (1986).

Татарстандагы Чияле Алан, Черёмушка, Урыстамак, Архангель, Яңа Чишмә, Берёзовка, Өнбия һ.б. нефть чыганакларын билгеләүдә катнаша. Идел-Урал төбәге палеозой утырмаларының нефтьлелеген фаразлауда, нефть һәм газ запаслары урнашуын чагылдырган геологик карталар төзүдә һәм Татарстандагы күпкатламлы чыганаклар эзләүдә нәтиҗәле ысуллар кертү һәм эшкәртүдә катнаша.

Бүләкләре

СССР Фәннәр Академиясенең И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1977).

Хезмәтләре

Закономерности размещения и условия формирования залежей нефти и газа Волго-Уральской области: Татарская АССР. М., 1979. Т. 3 (автордаш).

Месторождения нефти и газа Волго-Уральской нефтегазоносной провинции: Татарская АССР // Нефтяные и газовые месторождения СССР. Справ.: в 2 т. М., 1987 (автордаш).