Биографиясе

1930 елның 16 сентябре, Башкортстан АССРның Эстәрлетамак шәһәре –1994 елның 15 январе, Казан.

Казан университетының юридик факультетын тәмамлый (1955).

1955–1956 елларда КПССның Подберёзино райкомында (ТАССР) пропаганда һәм агитация бүлеге мөдире.

1956–1962 елларда Бөтенсоюз читтән торып уку политехника институтының Эстәрлетамак укыту-консультация пунктында эшли.

1962–1965 елларда Уфа нефть институтының Эстәрлетамак филиалында КПСС тарихы кафедрасы өлкән укытучысы, 1965–1973 елларда доцент.

1973–1990 елларда Казан авиация институты доценты.

Фәнни иҗаты

Хезмәтләре КПССның Башкортстан оешмасы тарихына, Көнбатыш Европа советологлары хезмәтләрендә СССРдагы милли мәсьәләнең яктыртылуын тәнкыйтьләүгә карый.

Хезмәтләре

Татарская АССР: реальность и буржуазные мифы. Казань, 1977 (автордаш).

Борьба без компромиссов: критика буржуазных концепций разрешения национального вопроса в республиках Поволжья и Урала. Казань, 1982.

Сражающаяся правда: критика буржуазных концепций развития советских наций Поволжья и Урала. Казань, 1985.

Тонущий хватается за змею: критика буржуазных фальсификаций национальной политики КПСС. Казань, 1988.