Биографиясе

1951 елның 1 марты, Балтач районы Сасна авылы – 2002 елның 2 октябре, Казан.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1973), Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында, 1975 елдан Казан университетының аналитик химия кафедрасында эшли.

Эшчәнлеге

Хезмәтләре органик кушылмаларны электрохимик ысуллар белән билгеләүгә карый. Металларны анодлы эретү, галогеннар һәм галогенидларны оксидлаштыру юлы белән, үзгәрешле валентлы металл тозларыннан яңа кулонометрик титрантлар табу шартларын нигезли.

Канда фенол, шикәр, сидек кислотасын, дару препаратларын (кислота гидразидлары, сульфаниламидлар һ.б.), азык продуктларында, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә биологик актив кушылмаларны һәм антиоксидантларны анализлауның яңа алымнарын тәкъдим итә.

Уйлап табуга 8 авторлык таныклыгы бар, шуларның кайберләре химик анализлау гамәленә кертелгән.

Хезмәтләре

Переносчики электронов в электрохимических методах анализа: Обзор // Журнал аналитической химии. 1989. Т. 44, вып. 10 (автордаш).

Иод (1) – новый кулонометрический реагент в среде ледяной уксусной кислоты: Обзор // Журнал аналитической химии. 1995. Т. 50, вып. 7.

Кулонометрический анализ органических соединений: Обзор // Заводская лаб. 1998. Т. 64, № 1 (автордаш).