- РУС
- ТАТ
Физик, физика-математика фәннәре докторы (1989), профессор (1994), Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1998)
1939 елның 31 октябре, Казан шәһәре – 2019 елның 24 октябре, шунда ук.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1962), СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Физика-техника институтында эшли.
1988 елдан Казан энергетика университетында, 1989 елдан электр станцияләре кафедрасы профессоры, электроэнергетика факультеты деканы (1995–2004).
Хезмәтләре конденсацияләнгән мохит радиоспектроскопиясенә һәм гадәти булмаган энергетикага, пыяласыман матдәләрнең арадаш төркемнәргә кергән элементлар ионнарының структур үзенчәлекләрен ЭПР ысулы белән гомуми тикшерүгә карый. Урта Идел буе климаты шартларында гадәти булмаган энергетиканың техник системалары бирә алган электр энергиясен бәяли (Ю.Г.Нәҗмиев белән берлектә).
РФнең мактаулы югары һөнәри мәктәп хезмәткәре (2006).
Об определении параметров тонкой структуры спектров ЭПР СчIII в стеклообразных средах // Физика и химия стекла. 1977. Т.З, вып. 6 (автордаш).
Исследование ранней кристаллизации стёкол системы К2О-MgO-AL2O3-B2O3-SiO2-F методом ЭПР // Физика и химия стекла. 1985. Т. 2, вып. 2 (автордаш).
Возобновляемые источники энергии. Казань, 1992 (автордаш).
Использование энергии ветра для выработки электроэнергии в Татарстане // Изв. РАН. Энергетика. 1998. № 4 (автордаш).
Автор – Р.Г.Усманов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.