Мишәр диалекты шулай ук «көнбатыш диалект» буларак та билгеле.

Өйрәнү тарихы

Мишәр сөйләшләре Г. Әхмәров («Мишәрләрнең теле һәм халкы турында» — «О языке и народности мишарей», 1903) һәм С.Е. Малов («Мишәрләр янында булып кайтканнан соң (Чистай өязе мишәрләренең шивәсе турында)» – «Из поездки к мишарям (о наречии мишарей Чистопольского уезда)», 1903) хезмәтләренә бәйле рәвештә өйрәнелә башлый.

«Мишәр диалекты» термины беренче тапкыр Л. Җәләйнең «Татар телендә диалектлар» (1938) дип аталган фәнни хезмәтендә кулланыла. «Татар диалектологиясе» (1947) китабында ул мишәр диалекты сөйләшләренең кайбер үзенчәлекләрен яктырта.

Мишәр сөйләшләрен өйрәнү-тикшеренү эшләре 1950 еллар ахырында активлаша төшә, ел саен мишәр диалекты вәкилләре тыгыз урнашып яшәгән районнарга экспедицияләр оештырыла башлый. Алынган мәгълүматлар Л.Ш. Арсланов, Ф.С. Баязитова, Н.Б. Борһанова, Р.Р. Минголова, Д.Б. Рамазанова, З.Р. Садыйкова, Т.Х. Хәйретдинова, Р.Ф. Шакирова һ.б.ның басмаларында чагылыш таба.

Система буларак, мишәр диалекты Л.Т. Мәхмүтова тарафыннан тасвирлана.

Мишәр диалектының таралышын күрсәтүче диалектологик карталарның системалы җыелмасы Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласында урын ала.

Төркемнәре

Мишәр диалектында ц-лаштыручы һәм ч-лаштыручы сөйләшләрдән торган 2 төркем аерып карала.

Ц-лаштыручылар төркеменә – сергач (Түбән Новгород өлкәсе), чүпрәле (Татарстан һәм Чуаш республикалары), байкибаш (Башкортстан) сөйләшләре; ч-лаштыручылар төркеменә темников, ләмбрә (Мордва), кузнецк (Пенза өлкәсе), хвалын, мәләкәс, карсун (Ульянов өлкәсе), подберезенск-керәшен, чистай-керәшен (Татарстан), эстәрлетамак (Башкортстан), шарлык (Оренбург өлкәсе), куршин (Тамбов өлкәсе), волгоград (Әстерхан һәм Волгоград өлкәләре, Ставрополь крае) сөйләшләре керә.

Кама аръягында формалашкан чистай сөйләше катнаш характерда, биредә ц-лаштыручылар да, ч-ләштерүчеләр дә яши.

Фонетика

Мишәр диалектының барлык сөйләшләренә дә хас гомуми үзенчәлекләр бар. Фонетика тармагында болар түбәндәгеләр:

1) [а]ның иренләшмәве,

2) дифтонгларның монофтонглашуы: кү (әдәби телдә – көй), бәлә (әдәби телдә – бәйлә), курик (әдәби телдә – койрык);

3) урта диалекттагы һәм татар әдәби телендәге увуляр (кече тел) [қ], [ғ] тартык авазлары урынына бары тел арты [к], [г] авазларын гына куллану;

4) й-лаштыруның активлыгы: йәй (әдәби телдә – җәй), йиң (әдәби телдә – җиң);

5) [ч] һәм [җ] авазлары урынына [тч], [дҗ] авазларын куллану: катчан (әдәби телдә – кайчан);

6) ц-лаштыру күзәтелгән сөйләшләрдә [ч] урынына [ц] дип: пыцах (әдәби телдә – пычак); [җ] урынына [дз] дип әйтү: эндзе (әдәби телдә – энҗе) һ.б.

Морфология

Морфологиядә бу үзенчәлекләр түбәндәгеләр:

1) фигыльгә -гы/-ге кушымчасы һәм кели сүзе ялганып (-гы/-ге + кели), эш башкаручының теләге белдерелә: баргым кели (әдәби телдә – барасым килә), укык кели (әдәби телдә – укыйсы килә); шулай ук -ма + кели формасы да бар: барма келим (әдәби телдә – бармакчы булам);

2) -гакла/-гәклә (әдәби телдә – -галә/-гәлә) кушымчасы ярдәмендә эш-хәрәкәтнең күп тапкырлар кабатлануы күрсәтелә: килгәклә (әдәби телдә – килгәлә), укыкла (әдәби телдә – укыштыргала);

3) вакыт рәвешләренең кулланылуы күзәтелә: кыш ката (әдәби телдә – кыш буе) һ.б.

Шулай ук кара: мишәрләр.

Әдәбият

Баязитова Ф.С. Татар-мишәр рухи мирасы: гаилә-көнкүреш, йола терминологиясе һәм фольклор. Саранск, 2003.

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 2006.

Махмутова Л.Т. Опыт исследования тюркских диалектов (мишарский диалект татарского языка). М., 1978.

Автор – Д.Б. Рамазанова