Халык йолалары:

  • туй йолалары,
  • бала тууга бәйле йолалар,
  • мәет җирләү һәм мәрхүмне искә алу,
  • ислам дине кабул ителгәнче Тәңре культы белән бәйле календарь йолалар,
  • ел исәбенең хайваннар циклы календаре һәм ай исемнәрен зодиак системасы белән атау йолаларына бүленә.

Татарларга мөселманлык белән тыгыз үрелгән халык йолалары хас.

Гаилә йолалары

Гаилә йолаларында татар халкы тарихындагы традицияләр һәм үткәндәге социаль-хокукый нормалар чагылыш таба. Шул ук вакытта татарларның бергә тупланып яшәүче һәр аерым төркемендә диярлек үзенчәлекле терминологиясе белән йолаларның үзенчәлекле комплексы барлыкка килә. Шулай булуга карамастан, бу йолаларның структурасын тәшкил иткән элементлар бер үк.

Бала туу белән бәйле халык йолаларының борынгылары – «исем кушу» йоласы, ир балалар өчен шулай ук сөннәт.

Туй йолалары 3 төркемгә бүленә: туй алдыннан, туй, туйдан соң. Аларда үзәк урында кодалау, килешү, ярәшү һәм никах йолалары тора.

Мәет җирләү һәм мәрхүмне искә алу йолалары мөселман татарларда ислам кануннары, керәшен татарларда – христиан (кайбер өстәмәләр белән) йолалары буенча башкарыла.

Халык йолаларында Корбан бәйрәме һәм Ураза бәйрәме аерым урын алып тора. Бәйрәм көннәрендә ир-атлар мәрхүм туганнарының каберләренә дога кылырга бара. Керәшен татарларда зиратта искә алулар «ата-аналар көне» (христианлыкта – мәрхүмәрне искә алу көне) дип аталган көнне башкарыла.

Календарь йолалар

Төп календарь халык йолалары яз-җәй фасылларына туры килә (чөнки уңыш һәм нәсел-ыруның тормыш муллыгы язның ничек килүенә бәйле).

Яңа ел бәйрәме Нәүрүз язгы көн-төн тигезлеге вакытында үткәрелә. Чәчүгә кадәр карга боткасы йоласы үткәрелә; ул Казан татарларында Сабан туе бәйрәме йолалар циклының бер өлешен тәшкил итә (шулай ук кара: Сөрән).

Чәчү алды халык йолалары зур әһәмияткә ия була: уңыш мул булсын өчен җиргә бөртекләр белән бергә күкәйләр дә ташлыйлар. Зур булмаган җиргә чәчкәннән соң, пешкән күкәй һәм икмәк белән уртак табын корыла.

Игеннәр үсеп, башак чыгарыр алдыннан татар авылларында җәмәгать белән корбан («корбанлык», «шөкрана», «теләк») үткәрелә. Мишәрләрдә сарык, татарларның башка төркемнәрендә гадәттә сыер яки үгез чалына, соңыннан намаз укыла һәм тәгам җыю башлана. Казан татарларында бу йола бары тик кайбер авылларда гына башкарыла.

«Яңгыр боткасы», «теләк боткасы», «киләмәт боткасы» уңыш турында кайгыртуга бәйле йолалардан санала; аны башкару вакытында традицион ботка ашаганнан соң, йолада катнашучылар һәм авыл кешеләре бер-берсе өстенә су сибә.

Язгы кыр эшләреннән соң, печәнгә һәм урып-җыюга төшәр алдыннан үткәрелә торган Җыен бәйрәменең үзенә аерым йолалары була. Бер яки берничә гаиләнең табигатькә чыгып тәкә чалып яки тавык суеп мәҗлес ясавы – «тәкәгә» яки «тавыкка чыгу» дигән үзенчәлекле йолаларның берсе.

«Хозурга чыгу» («сәхрә», «сахрага чыгу») йоласы хатыннар яки кызларның табигатькә чәй эчәргә чыгуын аңлата.

Керәшен татарларында православие Троицасына бәйле «каен башын бәйләү» дип аталган каен бизәү йоласы башкарыла.

Көзге-кышкы йолалар сан ягыннан азрак, аларның иң әһәмиятлесе – Нардуган йолалары.

Аңардан тыш күрше рус авылларында уздырыла торган ярминкәләргә бәйле үзара кунакка йөрешү традицияләре була. Ярминкәдән соңгы чиратлашып кунакка йөрүләр «әртилле йөрү» дип атала.

Бу фасылларга караган халык йолаларында өмә (үзара ярдәмләшү), «каз өмәсе» («суелган казларны коллектив белән эшкәртү») «тула өмәсе» («коллектив белән киез басу»), «киндер тукмаклау» («коллектив белән киндер эшкәртү») аерым урын алып тора.

Совет чорында татар халык йолалары комплексына совет бәйрәмнәре (Яңа ел, 8 Март) һәм коммунистик бәйрәмнәр кертелә (шул ук вакытта дини йолалар һәм бәйрәмнәр тыела).

Совет чорыннан соң халык йолалары нигездә авыл җирлекләрендә саклана, трансформация кичерә.

Әдәбият

Коблов Я.Д. О татарских мусульманских праздниках. Казань, 1907.

Татары Среднего Поволжья и Приуралья. М., 1967.

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа. Казань, 1984.

Татары. М., 2001.

Автор – А.В. Климин