Өй туена, гадәттә, туганнар, дуслар һәм күршеләр чакырыла, алар яңа торакны җиһазлауда ярдәм итү өчен акчалата яки әйберләтә бүләкләр китерәләр.

Өй туе хуҗаларга бәрәкәт, сәламәтлек һәм байлык теләп дога кылудан башланып китә. Еш кына өлкәннәр өчен, мулла яисә абыстайны чакырып, аерым коръән ашлары уздырыла.

Өй туе ХХ йөзнең 2 нче яртысында массакүләм торак төзелеше киң колач алган шәһәр җирләрендә аеруча еш оештырыла. Шәхси корылмаларга өстенлек бирелгән авыл җирләрендә йорт төзелешенең аерым этапларын чагылдырган борынгы халык йолалары да өлешчә сакланып калган: нигез салу (нигез боткасы), матча кую (матча мае), мич чыгару (мич (пич) ачу) һ.б.

Шулай ук кара: Өй келәве.

Автор – Ф.Ф. Гулова