Эчтәлек

ХХ йөз башына мишәр татарлар, шулай ук керәшен татарлар көнкүрешендә «йорт урынын уздыру» исеме белән сакланып калган.

Өй (йорт) иясенә ышануга бәйле (кара: Ия).

Гаилә учагын саклау һәм чистарту, йорт иясендә мәрхәмәт уяту өчен өй келәвен яңа йортка күченгәч уздырганнар һәм ел саен үткәрергә тырышканнар.

Йолада, башлыча, хатын-кызлар катнашкан. Өй келәвенә чакырылган кыз туганнар, күршеләр йортның, гаиләнең иминлеген теләп дога кылганнар, аннары хуҗа хатын аларны йола боткасы яисә кош итеннән әзерләнгән ризык белән сыйлаган. 3–4 елга бер корбанга сарык чалганнар. Йорт иясен дә «сыйлаганнар». Мишәрләр аны ат абзарында яши дип уйлаганнар. Аның өчен дип абзарда тозсыз йола боткасы һәм төче күмәч («питрач») калдырганнар.

Керәшен татарларда йорт иясен юмалау өчен, гадәттә, өйнең идән асты почмагына тимер пластина кыстырганнар («корыч кыстыру»).

Әдәбият

Баязитова Ф.С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. Казань, 1995.

Мухамедова Р.Г. Татары-мишари. М., 1972.

Мухаметшин Ю.Г. Татары-кряшены. М., 1977.

Автор – Ф.Ф. Гулова