- РУС
- ТАТ
Татарстанның Апас районындагы авыл. Шәһәр тибындагы Апас поселогыннан 14 км төньяк-көнбатыштарак, Ульяновск – Зөя тимер юлы буенда урнашкан
Авыл 1647–1651 еллардан Елева авылы буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Починок Кокеев, Мурзицы, Починок Урекеев исемнәре белән билгеле.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек. XX йөз башында авылда мәчет, 2 вак-төякләр кибете эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 711 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Тәтеш өязе Шәмбалыкчы волостенда. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Апас, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1964 елның 4 мартыннан Апас районында.
Хәзер Каратун авыл җирлеге составына керә.
1930 елдан – “Ударник” авыл хуҗалыгы артеле, 1952 елдан – Маркс исемендәге колхоз, 1963–1973 елларда – Свердлов исендәге колхоз, аннары шул исемендәге совхоз составына керә. 1974–2001 елларда кошчылык фабрикасы, 2001–2004 елларда – “Нива” агрофирмасы, аннары “Апас” крәстиян-фермер хуҗалыгы эшли. Халкы күбесенчә шул хуҗалыкта кошчылык белән шөгыльләнә.
Авылда урта мәктәп (1972 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан) бар.
1974 елдан мәктәп каршында музей эшли (оештыручысы – А.С.Галимҗанов). Экспозициясе (750 саклау берәмлеге) төбәк тарихына, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларга, шәркыятьче галим Г.Таһирҗановка багышланган.
В.Г.Сәйхунов (1929 елда туган) – галим агроном, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Свердлов исемендәге колхоз рәисе (1961–1973 елларда), “Свердловский” совхозы директоры (1973 елдан), Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, “Почёт билгесе” орденнары кавалеры;
Г.Т.Таһирҗанов (1907–1983) – шәркыятьче галим, филология фәннәре докторы.
1782 елда – 62 ир заты;
1859 елда – 327,
1897 елда – 474,
1908 елда – 575,
1920 елда – 565,
1926 елда – 527,
1938 елда – 755,
1949 елда – 498,
1958 елда – 504,
1970 елда – 513,
1979 елда – 444,
1989 елда – 391,
2002 елда – 455,
2010 елда – 478,
2015 елда – 516 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.