Биографиясе

1751 ел, Калуга губернасы – 1827 елның 30 декабре, Казан шәһәре.

Әтисе үлгәннән соң, бөлгенлеккә төшеп, абзасы, Казан алпавыты В.Тенишев гаиләсендә тәрбияләнә.

18 яшендә полковник И.А.Родионовка кияүгә чыга, 1774 елда Е.И.Пугачёв гаскәрләре Казанны алганда ире һәлак була.

Иренең дусты, Казан һәм Зөя митрополиты Вениамин киңәше белән, аның әҗәткә биргән акчасына, балык тоту урыннары, печәнлек җирләр һәм тегермәннәр сатып ала. Тора-бара Казан губернасындагы барлык балык тоту урыннарына хуҗа була; Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургта балык сата. Ашлык белән сәүдә итә башлый, казнага сата. Эре җирбиләүчегә әверелә: Казан, Сембер губерналарында Александровка, Арышхазда, Кыят, Түбән Дәүләтъяр, Обуховка, Тәңгәче, Шайтан һ.б. авылларны җирләре белән сатып ала.

1820 еллар башына утарларын варислары арасында бүлә, балачагы ятимлектә һәм ярлылыкта үткән А.Н.Родионова үз өлешен (283 мең сум), Казанда дворяннар нәселеннән булган кыз балалар тәрбияләүче уку йорты ачу һәм тотуга мирас итеп калдыра.

А.Н.Родионова үлгәннән соң, аның оныгы Л.П.Родионов белән мирас мәсьәләсендә низаг килеп чыгу сәбәпле (ул 1837 елда оештырылачак институт файдасына хәл ителә), васыять үтәлмичә кала. Уку йорты аның оештыручысы исемен йөртә башлый – Родионованың затлы нәсел кыз балалар институты.

Әдәбият

Спасский Н.А. Празднование юбилея Казанского Родионовского института благородных девиц. 1841–1891. Казань, 1891.

Автор – Л.М.Свердлова