- РУС
- ТАТ
Гамәли-бизәлеш сәнгате төре; киемнәрне, көнкүреш әйберләрен бизәгәндә кулланыла торган бизәкләү ысулы
Калфак. XIX йөз
Бәрхет, ука җепләр, канитель; укалап чигү. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Татарларда «алтын» мәгънәсендә йөрүче «ука» сүзе бар. Чигүнең бер төре «укалап чигү» дип атала.
Укалап чигү бәрхеттә, сирәк кенә – ефәк, киҗе-мамык, йон яки киндер тукыма өслегендә, шулай ук күндә башкарыла. Урта Азия, Төркия, Иран, Һиндстан, Көнбатыш Европадан кайткан югары сортлы бәрхет файдаланыла; күн һ.б. тукымалар җирле җитештерүчеләрдән алына.
Укалап чигү эрләнгән яки ефәктән торган металл җеп белән башкарыла. Җепкә тыгыз итеп тукымага ефәк җеп белән беркетелгән алтын (сирәк кенә – көмеш) тасма яки канитель чорнала (бөтерелгән һәм эчтән яшерелгән).
Чигү техникасының 2 төре кулланыла:
Укалап чигүгә декоратив материаллар – спираль итеп бөтерелгән металл җеп (трунцал), бизәге басып төшерелгән җиз тәңкәләр, сәйлән, энҗе, ялтыравык аеллар, алтын чуклар һ.б. – өстәү хас.
Ирләр түбәтәе. XIX йөз
Бәрхет, ука җепләр, позумент; укалап чигү. Татарстан Милли музее
Укалап чигү алга киткән шәһәр культурасы шартларында үскән профессиональ һөнәрчелеккә хас.
Болгар шәһәрендә сирәк очрый торган археологик табылдыклар арасында эрләнгән, алтын йөгертелгән көмеш җеп белән чигелгән ефәк тукыма калдыклары табылуы укалап чигүнең үсеш дәрәҗәсе XIV–XV йөзләрдә үк югары булуы турында сөйли. Урта гасырлардагы язма чыганакларда да алар турында мәгълүматлар сакланган. Төрки терлекчелек дөньясында гадәти саналган күндә укалап чигү аеруча популярлык казана (заказ бирүчеләр – Хан сарае вәкилләре һәм югары катлау кешеләре).
Татарстан Республикасының Милли музее фондларында XVI–XVII йөзләрдәге сирәк очрый торган япма саклана.
Татарларда укалап чигү, классик милли сәнгать төре буларак, XVIII йөзнең икенче яртысыннан үсеш ала. XIX йөз башыннан Казанда 1 меңнән артык һөнәрче хатын-кызлар эшләгән читек-кәләпүш кәсепчелеге составында укалап тегү оештырыла (Каюлы күн кәсепчелеге). Алар эчке һәм тышкы базарлардан заказлар кабул итәләр, эшләнмәләр Казан, Түбән Новгород, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләрендәге эре ярминкәләрдә сатыла. Укалап тегү һөнәренә чигүдәге кебек, мәчетләр каршындагы мәктәпләрдә кыз балаларны өйрәтәләр.
Музей тупланмаларында (Татарстан Республикасының Милли музее, Санкт-Петербургтагы Россия халыкларының этнография музее, Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музее һ.б.) XIX йөз – XX йөз башы укалап чигү эшләнмәләренең күпсанлы үрнәкләре күрсәтелә. Алар – хатын-кыз (калфак, тәкыя) һәм ирләр (түбәтәй, кәләпүш) баш киемнәре, хатын-кыз баш бәйләвечләре (маңгайлык), шулай ук йола (башлыча, туй) сөлгеләре, күкрәк япмалары (изү, күкрәкчә), сумкалар (янчык), бәрхет түфлиләр һәм итекләр, затлы Коръән тартмалары (XVIII йөз ахыры – XIX йөз башы, Татарстан Республикасының Милли музее).
Укалап чигүдә купшы чәчәк – үсемлек бизәкләре төп рольне уйный. Ул бакча (кашкарый, алтын чәчәк, дәлия, гөлчәчәк һ.б.), кыр һәм дала (зәңгәр чәчәк, акчәчәк, күкчәчәчәк, лалә һ.б.) чәчәкләреннән төзелә. Сурәтләре шартлы һәм гомумиләштерелеп төшерелә. Калфаклардагы челтәрләрдә букет композициясе, «тормыш агачы» һәм «алтын каурый», XIX йөз ахырыннан – йолдызлар һәм ярымай үрнәкләре, еш кына «җәннәттәге бәхет кошлары» сурәтләнгән «җәннәт бакчасы» зур популярлык казана.
Ир-атлар түбәтәе бизәге гадәттә гомумиләштереп ачылган чәчәк-үсемлек һәм геометрик фигура үрнәкләреннән төзелә – шахмат тәртибендә, букет композицияләре, давыл чәчәкләре, спиральләр һ.б. рәвешендә урнаша.
Төрки халыклардагы хатын-кыз киемнәренең борынгы бизәмәләренә караган күкрәкчәләрендә дини эчтәлектәге гарәп язулары белән үрелгән «тормыш агачы» һәм «чәчәк букеты» рәвешендәге композицияләр чигелә. Соңгылары шулай ук тукымадан әзерләнгән Коръән тартмаларын бизәп торган.
Бизәү тәэсирен орнаменттан кала төсләр фоны да көчәйткән. Еш кына ул, гадәттә, укалы бизәге аеруча аерылып торган яшел-зөбәрҗәт, куе алсу яки миләүшә төсләр белән баетылган бәрхет тукымадан гыйбарәт булган.
Тәэсир итү көче җеп астына кәгазь яки күн салып, бизәкләрнең рельеф өслеген булдыру нәтиҗәсендә ирешелгән. Озын һәм кыска атламнарның капма-каршылыгы, яссы, шома һәм үзенчәлекле өслекнең бер-берсенә ярашуы белән барлыкка килгән бизәкләр нәфислеге, ачык чагылышлары белән аерылып торган.
Укалап чигү әйберләре төбәктән еракларда да киң таныла. Татарларның барлык этник төркемнәре – Әстерхан, Себер, шулай ук Кырым татарлары һәм башкортлар арасында популярлык казана.
Читек әзерләнмәсе. XIX йөз ахыры
Фрагмент. Күн, ука, көмеш, ефәк җепләр, трунцал, ялтыравыклар; каюлы күн, укалап чигү. Дәүләт Тарих музее
1920 елларда баш киемнәре һәм күн аяк киеме тегүче кооператив артельләр кысаларында («Азат хатын», «Кызыл кустарь») укалап тегү эше алга китә; Рязань өлкәсендәге Касыйм өязенең Тарбай авылында Касыйм татарларының укалап чигү һәм тегү традицияләре базасында уку-укыту-күрсәтмә остаханә оештырыла. 1930 еллардан башлап, укалап чигү һөнәрчелек буларак әкренләп сүнә һәм 1950 елларның уртасына кадәр күбесенчә Татарстанның көнчыгыш районнарында, Башкортстанда һәм Көнбатыш Себердә традицион хатын-кыз һәм ир-ат баш киемнәре тегүен дәвам иттергән авыл осталарының өй шөгыле булып кала.
1931 елда Казанда күпләп җитештерүче фабрика продукцияләре белән бергә, татарлар өчен тегелгән, шул исәптән укалап чигелгән эшләнмәләрне аз серияләр белән чыгаручы «Конфекцион» артеле төзелә.
1970 елдан башлап, милли сувенирлар сыйфатындагы укалап чигелгән эшләнмәләргә ихтыяҗ арта. Алар өйдә эшләүчеләрнең Казан нәфис кәсепчелек комбинаты базасында, «Швейник» фабрикасында һәм аерым үзешчән осталар тарафыннан (М.Бикбулатова, Ф.Калмурзина, В.Максимова, Р.Фәйзрахманова, Р.Фәйзуллина һ.б.) эшләп чыгарыла.
1990 елдан башлап, укалап чигү сәнгате профессиональ Казан рәссамнары иҗатында (С.Гарбузова, И.Галант, В.Кудряшова, С,Кузьминых, А.Липина, О.Марсова, Л.Фәсхетдинова һ.б.), иҗат остаханәләрендә, сувенирлар җитештерүчеләрдә («Туран» милли мәдәният үзәге, «Традиция» мәдәният фондының укалап тегү остаханәләре, Татарстан Республикасының Сәнгать фонды, «Салават» җыр театры һ.б.) үсеш ала. Коръән тартмалары, дивар панносы, хатын-кыз киеменә өстәмә бизәкләр (сумкалар, путалар, юка шарфлар һ.б.) иҗат ителә. Гарәп язулары, сюжетлар һәм орнаментлы композицияләр белән алтын һәм көмеш җептән бәрхеткә чигелгән шәмаилләр аеруча популярлык казана (А.Липина, Л.Фәсхетдинова).
Башмаклар. 1980 еллар
Бәрхет, канитель, ялтыравыклар; укалап чигү. Арча милли аяк киеме
Валеев Ф.Х. Орнамент Казанских татар. Казань, 1969.
Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1987.
Валеев Ф.Х. Татарский народный орнамент. Казань, 2003.
Валеева-Сулейманова Г.Ф. Декоративное искусство Татарстана (1920-е – начало 1990-х годов). Казань, 1995.
Авторы – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Кузьминых С.Д. Алтын гасыр. 2001
Читекләр. Күн, ука җепләр, ялтыравыклар; укалап чигү
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.