Урнашу

Электән Татарстанның хәзерге Кама Тамагы районы территориясендә – Мукшы Каратае, Кече Менситово, Шершалан авылларында, шулай ук татарлар белән бергә Балтач авылында яшиләр. Мөгаен, Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылында яшәүчеләр – XVII йөздә Иделнең сул ярына күченгән каратайларның варисларыдыр, алар шул ук диалектта сөйләшәләр, ләкин мордва үзаңын югалтканнар, үзләрен керәшен татарлар дип исәплиләр.

Саны

XX йөз башына каратайларның гомуми саны 4 меңләп кеше тәшкил итә, 1958 елда Кама Тамагы районы территориясендә алар 1 мең чамасы, 1976 елда – 300 гә якын, хәзерге вакытта 100 ләп кеше исәпләнә. Халык саны кимү шәһәрләшү, мордва-каратайлар яшәгән барлык авылларның 1950 еллардан Куйбышев сусаклагычы сулары астында калуы белән бәйле.

Хәзерге вакытта Кама Тамагы районында калган каратайларның күп өлеше Кама Тамагы авылында һәм шәһәр тибындагы Куйбышев Затоны посёлогында яши.

Этногенез

Мордва-каратай атамасы фәнни әйләнешкә XVIII йөздә керә.

Мордва-каратайлар хакында беренче тапкыр Идел буе халыкларын өйрәнгән И. Лепёхин яза. Ул аларны, эрзя һәм мукшылар кебек үк, аерым мордва кабиләсе дип саный.

XIX йөздә академик П. Кеппен һәм XX йөздәге кайбер этнографлар да шундый ук фикердә торалар.

Тикшеренүчеләрнең күпчелеге (А. Риттих, С. Кузнецов) мордва-каратайлар татарларның көчле йогынтысына дучар булган, ягъни үзләренең этник мордва үзаңын сакласалар да, татар телен һәм кайбер мәдәният элементларын үзләштергән мордва-эрзяларның җирле төркеме дип исәпли. Алар фикеренчә, «каратайлар» атамасы этник түгел, географик хасияткә ия. XIX йөз ахырында Тәтеш өязендә руслар яшәгән Каратай исемле берничә авыл була: Заовражные Каратаи, Барские Каратаи.

Мордва-каратай вәкилләре үзләрен мордвалар һәм керәшеннәр дип атыйлар. Шулай ук мордва-каратайлар – бабалары б.э.ның беренче йөзләрендә Дон буеннан килгән аерым халык дигән фараз да яши.

Антропология

Үзләренең антропологик кыяфәте буенча мордва-каратайлар күбрәк мордваларга тартым, күрше районнарда яшәүче татарлардан күпкә аерылалар: кыска буй һәм тар маңгай аларны – мордва-мукшылар, калку каш өсте, алга чыккан ияк, тар иреннәр мордва-эрзя белән охшаш итә.

Мәдәният

Матди һәм рухи мәдәнияттә мордвалар белән кайбер параллельләр бар: мәсәлән, мордва-каратайлар мичтә пешерелгән һәм мордваларның башка төркемнәренә хас булган аш-суны милли ризыклар дип саныйлар («бәрәңге калгасы», йомыркадан әзерләнә торган «калдя» һ.б.).

Һәркайда төркиләр яки татарлар йогынтысы (мәсәл ән, өйлә рне полихром төсләргә буяу) күзәтелә.

Мордва-каратайлар татар телен үзләренең туган теле дип исәплиләр, ләкин үзенчәлекләре булу сәбәпле, алар аны каратай теле дип атыйлар. Эрзя һәм мукшы телләре сүзләре туганлык атамаларында, балык төрләре исемнәрендә һ.б.да сакланган.

Электән руслар белән багланышлар җәелә, XIX йөз ахырында ук каратайларның күпчелек өлеше рус телендә иркен сөйләшә. Мордваларның башка төркемнәренең һәм керәшен татарларның ерактарак яшәве, ир-атларның  бурлаклык хезмәте һәм читкә китеп башка кәсепләр белән шөгыльләнүе  моңа этәргеч бирә.

Торакларның эче үзәк-рус тибындагыча җиһ азланды рыла.

Дин

Мордва-каратайлар православие дине тоталар. XIX йөздә инде мәҗүсилек калдыклары әллә ни сакланмый, каратай авылларында 3 чиркәү приходы эшли. XX йөз башында мордва-каратайларның бер өлеше үзләрен эшкә яллаган Идел буе немецларында таралган баптистлыкка күчә.

Фольклор

Мордва-каратайларның җыр фольклоры да гаять үзенчәлекле: җырлар-импровизацияләр һәм, үзләрендә билгеләнгәнчә, җырлар-гамәлләр (аларда башкаручылар тарафыннан үзләренең тирә-ягындагы бар нәрсә җентекләп тасвирлана).

Әдәбият

Белицер В.И. Мордва-каратаи и их культура // Вопросы этнической истории мордовского народа: труды мордовской этнографической экспедиции. М., 1960. Вып. 1.

Мордва-каратаи: язык и фольклор. Казань, 1991.