Тарихы

Авылга XVII йөз ахырында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Шапкабаш, Шипкәбаш исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, мичкә, чана ясау, тукучылык, чыпта сугу һәм башка кәсепләр таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда, авылда мәчет, мәдрәсә, су тегермәне, XX йөз башында шулай ук 2 бакалея, икмәк саклау һәм сату кибетләре эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1749 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 336 хуҗалыкның 68 ендә ат бөтенләй юк, 262 се – бер, ике, 6 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 2311 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 703 бал корты оясы теркәлгән; 252 хуҗалык вак һөнәрчелек кәсепләре белән шөгыльләнә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан ТАССРның — Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан — Ширәмәт, 1935 елның 10 февраленнән — Зәй, 1963 елның 1 февраленнән — Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Шепкә авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Кызыл Татарстан” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Кашапов), 1954 елда аңа Имәнлебаш авылы кушыла.

1958 елдан авыл – берләштерелгән “Путь к коммунизму” колхозының үзәк утары, шулай ук аның составына Кызыл Юл, Кече һәм Иске Пәлчекәү, Самарсау торак пунктлары керә (беренче рәисе – В.Сабанаев), 1992 елда исеме “Татарстан” колхозына үзгәртелә, 1997 елдан “Шепкә” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы составында; 2004 елдан “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе, крәстиян фермер хуҗалыклары эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге).

1987−1993 елларда авыл янында Зәй кирпеч заводы файдалануга тапшырыла (хәзер җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять)

Мәгариф һәм мәдәният

1924 елда дүрт класслы башлангыч мәктәп ачыла (беренче директоры – Р.Мөслимов), 1933 елда − биш класслы (яңа бина төзелә), 1960 елда – сигезьеллык, 1966 елда – урта (яңа бина төзелә, 1990 елда ике катлы бина төзелә), 2016 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда шулай ук “Ләйсән” балалар бакчасы (2013 елда салына, 2017 елдан мәктәп филиалы), мәдәният йорты (2013 елдан аның каршында “Сөмбелә” фольклор коллективы эшли) һәм китапханә (икесе дә – 1971 елдан), дәвалау амбулаториясе, мәчет (1991 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Югары Шепкә чыганагы табыла (гомуми Болгар чоры).

Күренекле кешеләре

Р.В.Габдриев (1946 елда туган) – психология фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Л.С.Гаделшин (1921−1995) − философия фәннәре кандидаты;

З.Н.Хәсәнов (1957 елда туган) − “Зәй шикәре” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры (2007−2009 елларда), авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, ТРның атказанган механизаторы.

Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, 1978 елдан баш агроном, 1981−1986 елларда – “Путь к коммунизму” колхозы рәисе − Т.Г.Хадиевның тормышы һәм эшчәнлеге Югары Шепкә авылы белән бәйле.

Халык саны

1859 елда – 609,
1897 елда – 1396,
1920 елда – 1720,
1926 елда – 1169,
1938 елда – 1096,
1949 елда – 1118,
1958 елда – 970,
1970 елда – 1090,
1979 елда – 908,
1989 елда – 720,
2002 елда – 844,
2010 елда – 853,
2017 елда – 770 кеше (татарлар – 90%).