Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1928 елда Бура-Киртә авылы кешеләре нигез сала (15 гаилә, 1929 елда – 4 гаилә).

Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантоны Әхмәт волосте составына керә. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы, 1935 елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Югары Пәнәче авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Алмалы” колхозы оештырыла (беренче рәисе –Хәйруллин). 1950 елдан зурайтылган “Кызыл Шәрекъ” колхозы составында (Бура-Киртә авылы), 1959 елдан – “Якты Йолдыз” (Кадер авылы), 1991 елдан бүленеп чыккан “Таң” колхозы составында, (Бура-Киртә авылы, 1998 елдан – авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Мәгариф

1958 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1938 елда – 114,
1949 елда – 94,
1952 елда – 119,
1958 елда – 103,
1970 елда – 113,
1979 елда – 23,
2002 елда – 13,
2010 елда – 10,
2017 елда – 5 кеше (татарлар).