Тарихы

Авылга XIX йөз уртасында керәшен татарлар – Тау иле авылы (хәзерге Түбән Кама районы) кешеләре нигез сала, авыл башта Яңа Тау иле дип атала. Революциягә кадәрге чыганакларда Алексеевский пүчинкәсе дип тә билгеле.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, вак һөнәрчелек кәсепчелеге: дуга, тәгәрмәч тугымы бөгү, киез итек басу, чыпта, киндер, тупас постау тукыма сугу таралган була.

1871 елда Изге Гурий борадәрлеге мәктәбе ачыла (1901 елда 24 ир бала һәм кыз бала укый). XX йөз башында 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 471 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Ямаши авылының (хәзерге Әлмәт районы) Христово Рождество чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Чистай өязе Зирекле волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаши, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Зәй, 1963елың 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Төги авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1917 елдан соң авыл крәстияннәренә тирә-яктагы алпавытлар Я.Ф.Бочкарёв, С.С.Доминов, А.П.Соловьёва һәм башкаларның җирләре бирелә.

Күмәкләштерү елларында Энгельс исемендәге колхоз оештырыла. 1950−1958 елларда шул ук исемдәге зурайтылган колхозның үзәк утары (Соколка, Яңавыл, Водоохранный, Салкын Чишмә торак пунктларын берләштерә). 1990−1999 елларда Зәй автоагрегат заводының ярдәмче хуҗалыгы булып тора. Хәзерге вакытта “Зәй шикәре” агрофирмасы бүлекчәсе составында (ит-сөт терлекчелеге).

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (бинасы 1990 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар. 1997 елда чишмә төзекләндерелә һәм кәшәнә баганасы куела.

Халык саны

1856 елда – 144,
1870 елда– 202,
1897 елда– 401,
1920 елда– 489,
1926 елда– 375,
1938 елда– 461,
1949 елда– 408,
1958 елда– 344,
1970 елда– 280,
1979 елда– 174,
1989 елда– 112,
2002 елда– 129,
2010 елда– 122,
2017 елда– 115 кеше (татарлар – 65%, шул исәптә керәшен татарлар – 59%, руслар – 29%).