1931 елның 20 октябрендә оештырыла.

Татарстан Республикасының көнбатышында урнашкан.

Үзәге — Югары Ослан авылы.

Мәйданы — 1302,8 кв.км.

Халкы 2017 елда — 16457 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча руслар — 67,5%, татарлар — 23,7%, чуашлар — 6,8%).

Район 74 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 14 мартында раслана.

Герб тасвирламасы

«Дулкынлы сыек зәңгәр (зәңгәр, күк) очлык өстендәге җете кызыл (кызыл) җирлектә — сулдан чыгып торучы яшел өслекле көмеш текә яр, аның өстендә уңга карап канатларын җәйгән алтын томшыклы һәм тәпиле көмеш лачын утыра»

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге буйлап график рәвештә дулкыннар сурәтләнгән дулкынлы зәңгәр буйга (тукыма киңлегенең 1/5) тоташкан туры почмаклы кызыл тукыма; буйга терәлеп буш яктан чыгып торучы яшел (яки ак текә читле) яр, аның кырыенда канаты җәелгән сары томшыклы һәм тәпиле ак лачын утыра».

Символика нигезләмәсе

Гербта тасвирланган биек, текә яр — ослан (ослан — биеклек, югары урын) — районның исеменә ишарә. Биредә, Идел елгасының уңъяк ярында ак таш — Казан кремле һәм Зөя каласы храмнарын төзүгә тотылган известьташ чыгарыла. Казан төбәге Рус дәүләте составына кертелгәннән соң, бу җирләр Сарай идарәсенә карый һәм эре монастырьлар, алпавытлар милке санала. Ханлык чорында да, соңрак та биредә лачынлы аучылык киң таралган була, гербтагы лачын сурәте шуңа ишарә. Очышка әзер кош заманнар бәйләнеше, биредә яшәүчеләрнең киләчәккә омтылышы турында сөйли. Лачын — традицион рәвештә батырлык, акыл, матурлык, елгырлык символы.

Хәзерге район чикләренең зур өлеше Идел (Куйбышев сусаклагычы) һәм Зөя елгалары юлы буйлап уза. Район территориясендә сакланулы гидрологик табигать һәйкәле булган һәм гербта аерым фигура — дулкынлы зәңгәр очлык белән күрсәтелгән Карст күле һәм Сөлчә елгасы бар. Көмеш төс — сафлык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу; алтын — муллык, тотрыклылык, абруй һәм акыл; кызыл — кыюлык, көч, хезмәт, матурлык; яшел табигать, сәламәтлек, уңдырышлылык, үсеш; зәңгәр, сыек зәңгәр — намус, зыялылык, рухият символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), Г.Русанова (Мәскәү), К.Переходенко (Конаково).