Эчтәлек

Тарихы 1876 елдан, 1918 елда Казан педагогия институты итеп үзгәртелгән Казан укытучылар институтыннан башлана. 1919 елда Казан педагогия институты җирлегендә составына Казан университеты һәм Казан югары хатын-кызлар курсларының тарих-философия һәм физика-матемматика факультетлары педагогик персоналы һәм студентларның бер өлеше кертелгән Халык мәгарифе югары институты оештырыла. 1921 елда Казан педагогия институты дип атала башлый, 1922 елда Идел буе республикаларына педагогик кадрлар әзерләү өчен Шәрекъ педагогия институты итеп үзгәртелә. 1931 елда, Чабаксар, Йошкар-Ола, Ижевск шәһәрләрендә педагогия югары уку йортлары ачылу белән бәйле рәвештә, исеме Татар педагогия институты дип атала башлый. Мари, удмурт, чуаш бүлекләре бетерелә. 1934 елдан Казан педагогия институты, 1994 елдан Казан педагогика университеты, 2005 елдан татар гуманитар-педагогика университеты.

1932 елда Шәрекъ педагогия институты бүлекләре тарих, табигать белеме һәм география, физака-математика, химия-биология, география, мәктәпкәчә белем бирү, филология (рус һәм татар бүлекләре белән) факультетлары итеп үзгәртелә. 1923–1937 елларда институт каршында эшчеләр факультеты, 1934–1940 елларда 5 бүлек белән укытучылар институты (тулы булмаган югары белем бирә) эшләп килә. Бөек Ватан сугышы елларында институт эшчәнлеге тукталмый. 1941–1945 елларда студентлар саны 170 тән 750 гә кадәр үсә, институтта эвакуациядә булган СССР ФА академиклары һәм мөхбир әгъзалары Б.Д.Греков, Е.А.Косминский, Е.В.Тарле, А.Е.Ефимов, Н.С.Державин, С.П.Обнорский, И.Е.Тамм укыткан.

1946 елда мәктәпкәчә белем бирү факультеты базасында педагогик факультет (башлангыч мәктәп укытучыларын һәм мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләрен әзерли, 1960 елга кадәр эшли) оештырыла. 1947 елда чит телләр факультеты (әлеге өлкәдә белгечләр әзерләү 1939 елдан ук башлана) ачыла. 1955 елда химия-биология һәм география факультетлары — табигать белеме һәм география факультетына, филология һәм тарих факультетлары тарих-филология факультетына берләштерелә. 1949 елдан — физик культура, 1960 елдан музыка-педагогика факультеты эшләп килә. 1994 елда тарих-филология факультеты тарих һәм филология факультетларына бүленә, соңгысы 1995 елда рус һәм татар филологиясе факультетларына аерыла. Шул ук елда физика-математика факультеты җирлегендә физика һәм математика факультетлары барлыкка килә. 1998 елдан — психология факультеты, 2001 елдан педагогика һәм хокук факультеты (башлангыч мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләр педагогларын, педагог-юристлар әзерли) эшләп килә.

Казан педагогика университеты тарафыннан 30 меңнән артык белгеч әзерләнә. Аны тәмамлаучылар арасында педагог В.М.Хвостов, тарихчылар С.Х.Алишев, А.М.Җәләлов, Ф.Ш.Хуҗин, артистлар А.Ф.Фәйзрахманов, А.А.Вәлиев, спортчылар Н.Ш.Фәсахов, В.М.Колотов, В.Ф.Маркелов, Н.Ф.Гыйләҗева, В.Н.Никонова, О.В.Данилова, А.В.Плюшкин, А.А.Кузьмин, В.В.Московских, Р.З.Бакиев, Э.Ә.Баянов, А.К.Хамматов, Д.В.Капустин, Ю.С.Сотникова, Н.И.Садова һ.б. бар.

2004 елда 11 факультетта 14 белгечлек буенча укытыла. Көндезге бүлектә 6 меңгә якын студент укый, читтән торып — 4,5 меңгә якын, шул исәптән бюджеттан тыш нигездә — 2,6 меңнән артык кеше белем ала; педагогик коллективта 610 кеше, шул исәптән 2 ТР ФА мөхбир әгъзасы, 2 халык артисты (В.С.Федотов, М.В.Галиев) һәм 2 ТРның атказанган артисты, 45 фәннәр докторы һәм 244 фәннәр кандидаты эшли. Квалификация күтәрү факультеты, әзерлек бүлеге бар.

Институт беренче елларыннан ук эре фәнни үзәк була, монда атаклы галимнәр: математиклар П.А.Широков, Н.Г.Чеботарёв, биолог А.М.Алексеев, тел белгече В.А.Богородицкий, тарихчылар С.П.Сингалевич, Р.Ш.Таһиров, Е.И.Устюжанин, И.М.Ионенко, этнограф Н.И.Воробьёв, географ һәм педагог В.Н.Кондаков, әдәбият белгече Е.Г.Бушканец һ.б. эшли. Гуманитар һәм табигать фәннәренең төрле юнәлешләре буенча фәнни тикшеренүләр алып барыла, педагогика (М.Г.Әхмәтҗанов, Г.Г.Габдуллин, Җ.Г.Нигъмәтов, В.М.Беркутов, Е.М.Ибраһимова, И.Т.Гайсин, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Р.А.Вәлиева, В.Ф.Габделхаков, Р.А.Фәхретдинова), психология (И.М.Йосыпов, А.О.Прохоров), биология (Р.А.Абзалов, Ф.Г.Ситдыйков), медицина (Т.Л.Зефиров, Р.Г.Биктимерова), физика-математика (Ф.Г.Мөхлисов, Р.В.Шәйморатов, Ю.Г.Игнатьев, Л.А.Нефедьев, К.Ә.Вәлиев, Р.М.Юльметьев), химия (Ф.Д.Ямбушев, Б.Е.Абалонин), тарих (О.В.Синицын), философия (Э.М.Хәкимов), икътисад (Ф.Г.Газизуллин) фәннәре докторлары эшли.

21 белгечлек буенча аспирантура, 2 докторантура, педагогика, биология, филология фәннәре буенча 3 докторлык диссертацияләре яклау советы бар.

Шәрекъ педагогия институты фәнни эш һәм татар теле, әдәбияты буенча белгечләр әзерләүдә беренче үзәк була. 1922 елда шәрекъ бүлеге, 1927 елда мөстәкыйль татар бүлеге ачыла. 1932 елдан ул — филология, 1955 тән тарих-филология факультеты составында эшли. 1965 елда аерым татар теле һәм татар әдәбияты кафедралары, 1995 елда татар филологиясе факультеты оештырыла. 2001 елда татар телен чит телле аудиториядә укыту кафедрасы ачыла.

1920–1930 елларда татар бүлегендә М.Ә.Фазлуллин, Г.Х.Алпаров, М.Х.Корбангалиев, Г.Г.Сәгъди, Г.Ә.Нигъмәти, Җ.Җ.Вәлиди, Г.Ш.Шәрәф, Н.Г.Хәким, Х.Г.Бәдигый, Л.Җ.Җәләй, Х.Г.Гыймади укыта, татар теле белеме, әдәбият белеменең, мәктәптә татар телен укыту методикасының фәнни нигезләре салына. Шуннан соңгы унъеллыкларда укыту эшчәнлеген М.Х.Гайнуллин, А.Җ.Сайганов, Х.Ф.Хәйри, Г.М.Халит, Х.Х.Ярми, Я.Х.Агишев, Г.С.Кашшаф, В.Н.Хангилдин, М.З.Зәкиев, Ф.Г.Галимуллин алып бара.

Татар теле бүлеген һәм факультетын тәмамлаучылар арасында дәүләт эшлеклеләре И.К.Хәйруллин, галимнәр Б.Н.Гыйззәт, Х.У.Госманов, Р.Г.Фәхретдинов, Г.Х.Әхәтов, С.Ш.Поварисов, Г.М.Халит, Х.Х.Ярми, татар язучылары А.Г.Алиш, Р.В.Әхмәтҗанов, Ә.Ә.Бикчәнтәева, Ф.Г.Гыйльми, Г.Ш.Гобәй, Н.Х.Дәүли, Г.Х.Зәйнашева, Б.Х.Камалов, Г.С.Кашшаф, Р.Г.Кутуй, М.С.Мәһдиев, М.Г.Маликова, Ш.Ф.Маннур, Ш.Х.Мөдәррис, И.Н.Сәлахов, Һ.Х.Такташ, Х.Н.Камалов, С.Т.Хәким, Р.М.Харис, З.З.Хөснияр, М.Г.Шабай, И.Г.Юзеев һ.б.; чуаш язучылары П.Хузангай, П.Афанасьев бар.

Университет ректорлары: С.П.Сингалевич (1922–1929), Г.Г.Кудояров (1929–1932), М.Р.Йосыпов (1933–1935), Г.К.Касыймов (1935–1937), И.А.Громов (1937–1945), Ю.Ә.Туишев (1945–1967), М.З.Зәкиев (1967–1986), Р.А.Юсупов (1986–2001), Җ.Г.Нигъмәтов (2001–2005), Р.Р.Җамалетдинов (2005–2010).

 2005 елда Казан педагогика университеты Татар гуманитар институты һәм Татар-Америка төбәк институты белән берләштерелеп, Татар гуманитар-педагогика университеты итеп үзгәртелә.

2010 елда Казан (Идел буе) федераль университеты составына кертелә.

Әдәбият

Казанский государственный педагогический институт. К., 1974;

Казанский государственный педагогический университет — 125: Буклет. К., 2001.