Биографиясе

1918 елның 14 феврале, Казан губернасы, Тәтеш өязе Олы Кариле авылы – 1982 елның 12 июле, Казан.

Казан авиация институтын тәмамлый (1942 ел).

1942–1951 елларда С.П.Горбунов исемендәге авиация заводында эшли: мастер, өлкән мастер, остаханә, планлаштыру-диспетчерлык бюросы башлыгы, җитештерү цехы башлыгы урынбасары, 1944 елдан завод комсомол оешмасы комсоргы, 1947 елдан ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре.

1951–1982 елда «Элекон» ҖБндә: серияләп чыгару-конструкторлык бүлеге башлыгы, баш инженер урынбасары (1960 елдан), баш инженер (1961 елдан), директор (1962 елдан), генераль директор (1976 елдан).

Л.В.Гыйззәтдинов җитәкчелегендә завод җитештерүдә зур уңышларга ирешә, катлаулы агрегатлар, разъёмнар, авиация һәм космик приборлар, көнкүреш компьютерлары һәм халык куллануы товарлары чыгара. Тулай продукция күләме – 9, хезмәт җитештерүчәнлеге – 4,7, эшләүчеләр саны – 2, производство мәйданы – 2,4, разъёмнар чыгару 4,7 тапкыр арта.

Герой исеме 8 нче бишьеллык план йөкләмәләрен уңышлы үтәгәне, яңа техника булдырганы, электрон сәнәгатен үстергәне өчен бирелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Октябрь Революциясе, дүрт Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанда 1972–1982 елларда Л.В.Гыйззәтдинов яшәгән йортка мемориаль такта куела (1997 ел).

Әдәбият

Лисевич М. Мы его звали батей // Респ. Татарстан. 1998. 12 февр.;

Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы – наши земляки. Казань, 2003.