Тарихы

Авыл 1565–1567 еллардан Починок Шигалеево Сулеменово буларак билгеле. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородское, Иматово буларак та искә алына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Кайбер мәгълүматлар буенча, башта – йомышлы татар Юматкулов, XVII йөздән – дворян Есиповлар (Новгород боярлары нәселе), XVIII йөз ахырыннан дворяннар Есиповлар һәм Геркеннар милкендә була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук пыяла һәм чүлмәк ясау кәсепчелеге тарала.

Билгеле булганча, 1752 елдан авылда агач Покров чиркәве эшли, 1823 елда аның урынына алпавыт хатын Е.П.Геркен акчасына кирпечтән ике катлы Преображение Господня чиркәве төзелә, 1882 елда майор В.Ф.Геркен тарафыннан югарыгы дүртенче ярус чаң манарасы өстәп төзелә (соңгы классицизм стилендә дини архитектура истәлеге).

XVIII йөз ахырында прапорщик П.П.Есипов отставкага чыккач һәм Мәскәүдән туган утарына кайткач, анда өй театры оештыра, тиздән ул киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм була. 1798 елның маенда оркестр һәм актерлар монарх хөрмәтенә оештырылган кичәдә, шулай ук генерал-майор А.П.Лецкий утарында (анда Казанга килгәч император Павел I туктала) чыгыш ясыйлар. Шуңа рәхмәт йөзеннән П.П.Есипов императордан Казанда җәмәгать театры төзергә рөхсәт ала. Театр 1802 елда ачыла.

1867 елда авылда катнаш бер сыйныфлы земство мәктәбе ачыла, ул чиркәүнең таш йортында урнаша (1875 елда – 12 ир бала һәм 3 кыз бала, 1901 елда –17 ир бала һәм 15 кыз бала, 1914 елда – 39 ир бала һәм 20 кыз бала укый), 1889 елда ике сыйныфлы кыз балалар мәктәбе эшли, ул П.И.Геркен бүлеп биргән биш дисәтинә җирдә төзелгән бинада урнаша (1903 елда – 43, 1913 елда – 53, 1916 елда 78 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; шулай ук китапханә-уку өе, 1 пар һәм 4 җил тегермәне, яшелчә киптерү заводы, 2 кибет эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 747 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Борнаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Заветы Ильича” колхозы оештырыла, 1950 елдан “Правильный путь” колхозы (Татар Борнашы авылы) составында, 1957 елда – “Заря” колхозы (1970 елда “Свияга” совхозы итеп үзгәртелә), 1976 елдан – “Куралово” совхозы (Куралово авылы), 1979–1992 һәм 1997–2006 елларда “Новая жизнь” совхозы (Татар Борнашы авылы) итеп үзгәртелә. 1992–1997 елларда Казан моторлар төзү берләшмәсе ярдәмче хуҗалыгы.

Мәгариф

1917–1974 елларда авылда башлангыч мәктәп (элеккеге дворян йортының агач флигелендә урнаша) эшли.

Күренекле кешеләре

С.М.Ромадановский (1949 елда туган) – спортчы, тренер (бокс), РСФСРның атказанган тренеры.

Халык саны

1646 елда – 28,
1782 елда – 160 ир-ат;
1859 елда – 334,
1908 елда – 435,
1920 елда – 509,
1926 елда – 581,
1949 елда – 252,
1958 елда – 272,
1970 елда – 153,
1989 елда – 48,
2002 елда – 43,
2010 елда – 25,
2017 елда – 27 кеше (руслар).