Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда Мәйдан авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Кама Тамагы, 2014 елның 13 декабреннән Югары Ослан районында.

Хәзер Мәйдан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1949 елда авылда “Динамо” колхозы оештырыла, 1950 елдан – “Ясная Поляна” колхозы (Ясная Поляна авылы, хәзер Кама Тамагы районы), 1957 елдан Мичурин исемендәге колхоз (Тәмте авылы, хәзер Кама Тамагы районы).

Халкы күбесенчә бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб бар, аның каршында “Маргаритка” (2015 елдан) балалар хореография коллективы эшли.

Халык саны

1938 елда – 112,
1949 елда – 124,
1958 елда – 91,
1970 елда – 53,
1979 елда – 35,
1989 елда – 20,
2002 һәм 2010 елларда даими яшәүчеләр юк.
2017 елда – 6 кеше (руслар).