Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1923 елда нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Зөя кантоны Ташкабак волостена керә. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Октябрь авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда III интернационал исемендәге колхоз оештырыла, 1951 елдан “Авангард” (Ватан авылы) һәм “Идел” (Идел авылы, хәзер юк) колхозлары белән Тукай исемендәге колхозга берләштерелә, 1954 елда аның составына “Трактор” колхозы (Вахитов авылы) керә, 1958 елдан авыл “Волга” колхозы (Матюшино авылы) составында, 1970 елдан XXIII нче партсъезд исемендәге совхоз (Октябрь поселогы) (1998–2001 елларда – “Азат” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2002–2007 елларда “Октябрь” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы).

Халкы күбесенчә бакчачылык белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2017 елдан) бар.

Клуб каршында “Мирас” (2010 елдан), “Шаяннар” (2010 елдан), “Мәйдан” (2011 елдан) иҗат коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

Р.Х.Гатауллин (1950 елда туган) – композитор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, М.Җәлил исемендәге бүләк лауреаты.

Халык саны

1926 елда – 187,
1938 елда – 157,
1949 елда – 140,
1958 елда – 145,
1970 елда – 119,
1979 елда – 112,
1989 елда – 88,
2002 елда – 87,
2010 елда – 70,
2017 елда – 67 кеше (татарлар).