Тарихы

1565–1568 еллардан мәгълүм.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVII йөздә – У.Молоствовка, XVIII йөздә – Еремеевларга, XIX йөз ахырыннан П.Л.Ухтомскийга карый.

Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук тәгәрмәч, чана табаны һәм тугымы, агачтан савыт-саба ясау кәсепчелеге тарала.

1802 елда алпавыт И.Ф.Еремеев акчасына Нерукотворного образа Спасителя чиркәве төзелә (барокко элементлары белән элекке классицизм стилендә дини архитектура истәлеге; хәзер реставрацияләнә). Аның приходына шулай ук Кече Рус Мәмәтхуҗасы һәм Иске Рус Мәмәтхуҗасы авыллары халкы керә.

1866 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1898 елда катнаш земство мәктәбе итеп үзгәртелә; Д.П.Еремеев биргән үзенең бер катлы кирпеч йортында урнаша.

1872–1875 елларда кыз балалар укырга-язарга өйрәтү мәктәбе эшли.

XX йөз башында авылда фельдшерлык пункты, май заводы, 3 җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1208 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Килди авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный колос” колхозы оештырыла, 1958 елдан “Заветы Ильича” колхозы (Килди авылы) составында, 1970 елда “Память Тимирязева” совхозы итеп үзгәртелә (1998–2006 елларда – “Заречье” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятенең “Макулово” мегафермасында (Рус Макылы авылы) эшли.

Мәдәният

Авылда клуб бар, аның каршында “Улановские бабушки” вокаль ансамбле (2002 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: Олан авыллыгы (Алтын Урда дәвере Идел буе Болгар дәүләте чоры) һәм Олан табылдыгы (гомумболгар чоры).

Халык саны

1646 елда – 25,
1782 елда – 248 ир-ат;
1859 елда – 702,
1897 елда – 765,
1908 елда – 868,
1920 елда – 847,
1926 елда – 694,
1938 елда – 575,
1949 елда – 444,
1958 елда – 319,
1970 елда – 205,
1979 елда – 133,
1989 елда – 137,
2002 елда – 120,
2010 елда – 79,
2017 елда – 103 кеше (руслар – 81%).