Административ-территориаль буйсынуы

1930 елларда нигез салына (башка версия буенча, 1929 елда).

Оешкан вакытыннан Тәмте районында. 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Мәйдан авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Халкы нигездә бакчачылык белән шөгыльләнә.

Халык саны

1949 елда – 147,
1958 елда – 133,
1970 елда – 122,
1979 елда – 79,
1989 елда – 54,
2002 елда – 84,
2010 елда – 61,
2017 елда – 54 кеше (руслар, татарлар).