Тарихы

1614 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Мәмәтхуҗа исеме белән дә билгеле.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында мәчет, мәдрәсә, җил тегермәне, 5 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1008,6 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Ташкабак волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Яңа Рус Мәмәтхуҗасы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “13 лет Октября” колхозы оештырыла, соңрак “Үрнәк” колхозы итеп үзгәртелә, 1957 елдан – “Красный дол” (Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы), 1970 елдан – “Знамя Ленина” совхозы (Рус Макылы авылы), 1980 елдан “Красный дол” колхозы (Иске Рус Мәмәтхуҗасы авылы) составында (1998–2019 елларда “Аксу” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында (терлекчелек) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда мәчет эшли (2007 елдан).

Авыл янында иске зират бар, анда XVI йөзгә хас язулы һәм бизәлешле ике кабер ташы сакланган.

Күренекле кешеләре

Н.Ш.Зиннуров (1922–1956) – өлкән лейтенант, Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1646 елда – 1,
1782 елда – 69 ир-ат;
1859 елда – 389,
1897 елда – 681,
1908 елда – 881,
1920 елда – 888,
1926 елда – 544,
1938 елда – 508,
1949 елда – 370,
1958 елда – 281,
1970 елда – 223,
1979 елда – 217,
1989 елда – 160,
2002 елда – 110,
2010 елда – 98,
2017 елда – 95 кеше (татарлар).