- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы авыл. Югары Ослан авылыннан 28 км көнбатыштарак, Зөя елгасыннан 1,5 км ераклыкта урнашкан
1647–1652 еллардан мәгълүм (башка мәгълүматлар буенча, Казан ханлыгы чорында йомышлы татарлар тарафыннан нигез салына). Революциягә кадәрге чыганакларда Архангельское буларак билгеле.
1860 елларга кадәр халкы алпавыт (Геркеннар милкендә була) һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук штукатурлау һәм йон тетү кәсепчелеге тарала.
XVII йөздән Михаил-Архангел чиркәве билгеле. 1878 елда билгесез хәйрияче хатын-кыз акчасына архитектор В.П.Александров проекты буенча, 1877 елда янган храм урынына яңа чиркәү төзелә. 1888 елда аңа тоташтырып ашханә салына (1931 елдан бина ашлык саклау урыны итеп файдаланыла, Бөек Ватан сугышы елларында анда төрмә, сугыштан соң мәктәп урнаша; өлешчә сакланган, стильләштерү традицияләрендә дини архитектура истәлеге). Аның приходына шулай ук Гаврилково авылы халкы карый.
1861–1867 елларда рухани И.П.Греков үз йортында балаларны түләүсез укыта. 1884 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, ул чиркәүнең каравыл өендә урнаша (1886 елда – 20 ир бала һәм 4 кыз бала, 1906 елда – 31 ир бала һәм 4 кыз бала, 1915 елда – 57 ир бала һәм 26 кыз бала укый).
XX йөз башында 5 җил тегермәне, 3 май язу заводы, йон тетү йорты, 1 казна шәраб һәм 3 кибет эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1766 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Юмат волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.
1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Борнаш авыл җирлеге үзәге.
1930 елда авылда “Правильный путь” колхозы оештырыла, 1950 аның составына “Коминтерн” (Гаврилково авылы), “Первое мая” (Зеленый Бор авылы, хәзер юкка чыккан) һәм “Заветы Ильича” (Юмат авылы) колхозлары керә. 1957 елда “Спартак” (Чухманка авылы, хәзер юкка чыккан) колхозы белән “Заря” колхозына берләштерелә, 1970 елда “Свияга” совхозы итеп үзгәртелә.
1976 елдан “Куралово” совхозы (Куралово авылы) составында. 1979–1992 һәм 1997–2006 елларда “Новая жизнь” совхозы үзәк утары. 1992–1997 елларда Казан моторлар төзү берләшмәсе ярдәмче хуҗалыгы.
Халкы “Красный Восток Агро” акционерлык җәмгыятендә, “Ак Барс” кошчылык комплексы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә (Осиново авылы) эшли, шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үсемлекчелек белән шөгыльләнә.
1919 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елда – тулы булмаган урта, 1985 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп каршында төбәк тарихын өйрәнү музее эшли (2002 елдан, җитәкчесе – тарих укытучысы И.М.Дадыкина; 450 дән артык саклау берәмлеге бар).
Авылда шулай ук мәдәният йорты, балалар бакчасы (2015 елдан), китапханә (1952 елдан уку өе буларак), фельдшер-акушерлык пункты бар.
Мәдәният йорты каршында “Экспромт” (2007 елдан), “В темпе”, “Чародеи” (икесе дә 2015 елдан) иҗат коллективлары эшли. 2015 елда иске чиркәү янында яңа храм төзелеше башлана.
Авыл тирәсендә археология истәлеге – Татар Борнашы авыллыгы табыла (Казан яны һәм Ананьино культуралары).
1782 елда – 457 ир-ат;
1859 елда – 683,
1908 елда – 773,
1920 елда – 1010 (Покровка авылы халкын да кертеп),
1926 елда – 822,
1938 елда – 601,
1949 елда – 344,
1958 елда – 282,
1970 елда – 312,
1979 елда – 233,
1989 елда – 467,
2002 елда – 514,
2010 елда – 492,
2017 елда – 592 кеше (руслар – 72,3%, әрмәннәр – 12,3%, татарлар – 7,9%, чуашлар – 6,3%).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.