Тарихы

XVII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

Халкы башта Зөя Троица монастырена карый. 1763 елда – экономик, соңрак дәүләт крәстияннәре катлавына күчерелә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук кирпеч сугу һәм йон тетү кәсепчелеге тарала.

1888 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, үз йортында урнаша (1895 елда – 30 ир бала һәм 3 кыз бала, 1906 елда – 44 ир бала һәм 27 кыз бала, 1909 елда – 60 ир бала һәм 20 кыз бала, 1912 елда – 38 ир бала һәм 24 кыз бала, 1914 елда – 50 ир бала һәм 20 кыз бала укый).

1903 елда агачтан Успение Мәрьям Ана чиркәве төзелә, аның приходына шулай ук Карамышиха авылы халкы карый. Авыл халкының күпчелеген иске дин тарафдарлары тәшкил итә (800дән артык кеше).

XX йөз башында салат һәм кирпеч заводлары, су тегермәне, йон тетү йорты, телефон, 2 сыраханә, чәйханә, 1 казна шәраб һәм 7 вак-төякләр кибете эшли, иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе була. Язгы ташу вакытында пристань эшли, анда икмәк сатыла.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1531 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Келәнче волостенда, 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Норлат-Ачасыр, 1927 елның 1 августыннан – Норлат, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Соболевский авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красная гора” һәм “Ясная поляна” колхозлары оештырыла. 1955 елда аның составына “Железнодорожник” (Карамышиха авылы) керә, 1950 еллар ахырында, Сталин исемендәге колхоз (Чулпан авылы) белән берләштерелгәннән соң, “Колхоз имени Сталина” (үзәк утары – Соболевский авылы), 1960 еллар башында “Рассвет” колхозы итеп үзгәртелә.

1990 елларда колхоз алты хуҗалыкка бүленә: “Рурик” крәстиян-фермер хуҗалыгы (1991–2007 еллар), “Соболевское” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (1998–2007 еллар), “Свияга” крәстиян-фермер хуҗалыгы (1996–2011), “Горизонт” крәстиян-фермер хуҗалыгы (1996–2019 еллар), “Затон” крәстиян-фермер хуҗалыгы (1997–2017 еллар), “Чулпаниха” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы (1997–2008).

Халкы күбесенчә шәхси ярдәмче хуҗалыкларында үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда чиркәү-приход мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла (сәүдәгәр Ф.И.Соловьев йортында урнаша), тулы булмаган урта (1974 елда яңа бина төзелә), 1991 елда – урта, 2008 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә. 2011 елда ябыла.

1988–1999 елларда балалар бакчасы эшли.

Авылда мәдәният йорты, китапханә (1929 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты, иске дин тарафдарларының Тихвин Мәрьям Ана иконасы чиркәве бар (2002–2008 елларда җимерелгән чиркәү урынында “Квантор” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры В.В.Перепечёнов акчасына төзелә).

Мәдәният йорты каршында “Театралы” театр (2012 елдан) һәм “Соловушки” вокал (2014 елдан) коллективлары эшли.

Күренекле кешеләре

В.П.Бомонин (1932–2012) – милиция генерал-майоры, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры;

А.Д.Николаева (1922–2004) – химик-технолог, химия фәннәре докторы, профессор, ТАССР, РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе, СССР Министрлар Советы премиясе лауреаты, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм “Почет билгесе” орденнары кавалеры.

Халык саны

1772 елда – 103 ир-ат;
1859 елда – 592,
1897 елда – 1055,
1908 елда – 1188,
1920 елда – 1244,
1926 елда – 1266,
1938 елда – 996,
1949 елда – 594,
1958 елда – 312,
1970 елда – 329,
1979 елда – 225,
1989 елда – 197,
2002 елда – 186,
2010 елда – 140,
2017 елда – 122 кеше (руслар – 92%).